Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Егерме яшьлек бәйге үз сүзен әйтә

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчыларын үзенә туплап, авыл спортчысының гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап чыныгуына мөмкинлек бирүче төбәкара шахмат бәйгесе Актанышта быел егерменче тапкыр узды. Кунакларны кабул итү, бәйгенең тарихын чагылдыру һәм асылын ачу ягыннан да алдан ук җитди әзерлек барды. "Дуслар белән очрашырга килдек, - дип, бәйгегә күтәренке...

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары шахматчыларын үзенә туплап, авыл спортчысының гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап чыныгуына мөмкинлек бирүче төбәкара шахмат бәйгесе Актанышта быел егерменче тапкыр узды. Кунакларны кабул итү, бәйгенең тарихын чагылдыру һәм асылын ачу ягыннан да алдан ук җитди әзерлек барды. "Дуслар белән очрашырга килдек, - дип, бәйгегә күтәренке рух бирде, кочаклашып күреште, үзара кул кысышты төрле төбәкләрдән килгән шахмат осталары. - Бәйгене без бергәләп үстердек".
Тәүге елларында бәйге шахмат буенча халыкара гроссмейстер, күп тапкырлар Россия чемпионы, кызлар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Алисә Галләмова исеме белән аталса, хәзер ул Актаныш районы башлыгы призына үтүче төбәкара шахмат турниры буларак һәр елны көчле шахматчыларны җыя. Елдан-ел камилләшә, элегрәк ул Яңа ел чорында үткәрелсә, хәзер зирәк уенда май аенда көч сынашалар. Яшь буынны тәрбияләү максатын да куючы бәйге тарихыбызга, Ватанга хөрмәт тә тәрбияли. Ачу тантанасыннан соң, Җиңү паркында Батыр солдат һәйкәле янында күмәк фотога төшү матур гадәткә әйләнде.
Бәйге дуслары шахматны үстерә
Республика шахмат федерациясеннән мәртәбәле кунак - шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамов, Актанышта пионерлар йортында шахмат клубы оештырган тәүге тренер, берничә тапкыр район чемпионы Клим Имамов, соңгы ун елда Актаныш җыелма командасы капитаны - халыкара мастер Дамир Әюпов - республикада һәм районда шахматны үстерүдәге хезмәте өчен турнир барышында район башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хаты; шахмат ярышын оештырып, бүген инде мөстәкыйль бәйге югарылыгына күтәрүче Илдар Имамов республикада шахматны үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы шахмат федерациясе җитәкчесе Геннадий Захаровның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шул рәвешле тантаналы, истәлекле мизгелләр белән башланып китте бәйге.
- Күркәм бәйрәмнең төп оештыручысы булган Актаныш районы хакимиятенә, турнир матур һәм нәтиҗәле үтсен өчен зур көч сарыф итүче ФИДЕ мастерлары Илдар Имамовка, Фәһим Галимовка, күп санлы энтузиастларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шахматчыларыбыз биредә үз көчләрен сыный, өйрәнә, һөнәри яктан үсә. Һәр шахматчының да көчле турнирда гроссмейстер, спорт мастерлары белән уйнап осталыгын арттырасы килә, - дип, турнирда һәр ел катнашучыларның фикерен җиткерде Балтач районы шахмат федерациясе әгъзасы Габдрәфыйк Фәйзрахманов.
Илнар Вәлиханов - Актаныш егете, хәзер Алабугада яши:
- Алабугадан җыелма команда белән зурлар килдек. Актанышның 1 нче мәктәбендә шахмат түгәрәгендә йөрдем, аннан шахмат мәктәбендә шөгыльләндем. Алабугада институтта, мәктәптә эшлим. Шахмат минем өчен яшәү рәвеше. Бүгенге бәйгедә дә мастерлар, кандидатлар күп, уен партияләре киеренке, бик җитди бара.
Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта тренер булып эшләүче халыкара мастер Ленар Мурзин бәйгедә 17 нче тапкыр катнаша:
- КФУда җиде ел студентлар белән шөгыльләндем, аннан биш ел балалар иҗат үзәген җитәкләдем, 10 ел шахмат клубы директоры булдым, хәзер мәктәптә балалар белән эшлим. Һәрвакыт актанышлылар белән аралашып яшибез, бер-беребезгә бәйгеләргә йөрешәбез. Әлеге турнирда дүрт тапкыр чемпион калдык. Быел бик көчле командалар килгән, биш призлы урын. Иң көчлеләр җитди ярыша.
Зәйдән Николай Николаев та егерме турнирда да катнашучы буларак, истәлекләре белән уртаклашты. "Беренче катнашуымда Зәй җыелма командасы тренеры идем. Һәр ел катнашабыз - бу безнең традиция. Төрле төбәкләрнең гроссмейстерлары белән уйнауны көтеп алабыз. Лаеклы ялда булсам да, үзебезнең район бәйгеләрендә хәзер дә икенче урында барам", - диде ул. Аның фикерләрен Минзәлә шәһәре ветераннары дәвам итте. "Актанышлылар белән 80 нче еллардан бирле шахмат уйныйбыз. Ул вакытта Татар Ямалы авылында туган кыз Алисә Галләмова район үзәгенә шахмат уйнарга килә иде. Бездә шахмат ул кадәр үсеш алмаган, ярышларга үз акчабызга, шәхси транспорт белән йөрибез, килеп, уйнап, осталыгыбызны арттырабыз. Мин үзем Сельхозтехника системасында эшләдем, шахмат ярышлары бик көчле бара иде районнар арасында элек. Чистай, Актаныш, Минзәлә Сельхозтехникалары призлы урыннар өчен үзара ярышты. Менә бүген дә Актаныш Сельхозтехникасында баш инженер булып эшләгән Мөдәлиф Басыйровны күрдем, ул да шахматчы, бик озак сөйләшеп утырдык", - диде Рәис Әхмәтов. Ветераннарның фикерләрен Актанышның беренче тренеры Клим Имамов та хуплады: "Бүген дә яшьләргә рухи терәк булырга тырышабыз, өлкәннәр үзара көч сынашабыз. Армиядә хезмәт иткәндә разряд алып кайттым, аннан Киров районы эчке эшләр бүлегендә опер булып эшләдем. Шахмат тормышта да яхшы позициядә дә, начар позициядә дә дөрес чишелеш табарга ярдәм итә. Милициядә эшләгәндә җинаятьчеләрне ачыклаганда шахмат партиясе тәртибендә чишелеш таба идек".
Тарихта эзле без, көчле үзебез
- Кадерле дуслар! Бергәләп, бала тәрбияләгән кебек үстердек турнирны, хәзер ул республика шахмат федерациясенең календарь планына кертелгән мөстәкыйль төбәкара бәйге. Икътисадта нинди генә чор булмасын, һәр елны үтте ул. Спорт тарихында традицияләргә нигез салучы Актаныш районы башлыклары Илшат Фәрдиев, Энгель Фәттахов, Фаил Камаев - һәркайсы бүген дә республикада, районда спорт үсеше өчен җан атып, ярдәмләшеп яши. Тәүге ярышны үткәргәндә ул вакыттагы спорт комитеты җитәкчесе Марс Гардисламов шахмат өстәлләрен Дүртөйледән алып кайткан булса, бүген инде район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев юбилей турнирының тарихи истәлекле үтүендә, кунакларны лаеклы каршылауда, һәр спортчыга барып җитүдә оештыру мәшәкатьләрен хәл итте. ТР шахмат федерациясенең башкаручы директоры вазифасын гомеренең соңгы мизгеленә кадәр башкарган, ике тапкыр - Россия, сигез тапкыр Татарстан чемпионы, халыкара арбитр, РФ шахмат федерациясе әгъзасы Наил Мөхәммәтҗановның якты истәлеге күңелләрдә яши, бүген дә республика шахмат федерациясе җитәкчесе Геннадий Захаровның ярдәмен тоеп эшлибез. Район шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов тәүге турнирның да иганәчесе иде, сәламәт яшәү рәвеше белән дә, спортны үстерүгә инвестицияләр кертүе белән дә юнәлеш бирүчебез бүген дә. Һәм, ниһаять, без дуслар белән - бәйге ачык, - дип, командаларны сәламләде бәйгенең оештыручысы Илдар Имамов. Моннан егерме ел элек бәйгенең үзе җитәкчелек иткән "Хезмәт" халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы каршында старт алуына предприятиенең һәр хезмәтчәненә бүген дә ихлас рәхмәтле ул.
Турнир шахмат тарихында үз эзләрен калдыручы шәхесләребезне олылау, шахматның асылын ачу, яшьләргә күркәм традицияләрне күрсәтү бурычын да куйды быел. Дөнья чемпионы Михаил Таль сүзләрендәгечә - "Шахмат - ул спорт, сәнгать һәм фән" - һәр яссылыкны да күрсәтте актанышлылар. Районда мәктәп укучылары арасында гыйнвар аеннан ук "Шахмат - тормыш көзгесе" рәсем бәйгесе игълан ителде. Җиңүчеләр турнирда бүләкләнде, рәсемнәре балалар иҗат үзәгендә - турнир барышында күргәзмәгә куелды. Район-республика матбугатында егерме ел дәвамында бәйге барышын чагылдырган язмалардан тупланган күзгәзмә дә шахматчыларның истәлекләрен яңартты. Оста шахматчыларның фотосурәтләре, төрле елларда турнир барышын мәңгеләштергән фотолар да шунда ук урын алган. Актаныш шахмат мәктәбе яулаган кубоклар белән дә танышу мөмкин иде бәйге барышында. Ветеран спортчыларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, "Хәйрия акциясе" дә үткәрелде быел турнир барышында. Казан шәһәрендә яшәүче, беренче турнирда катнашкан халыкара мастер Рафаэль Габдрахмановның сәламәтлеге какшаган - беренче төркем инвалид, күзләре күрми. Дәваланырга, дарулар алырга матди ярдәм итте турнирда катнашучылар. Районның күренекле шахматчысы - район чемпионы, ветеран спортчы, беренче төркем инвалид Энгель Мәннәповка да шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәтелде .
Турнирның баш хөкемдары - ТР шахмат федерациясе вице-президенты Николай Коротаев:
- Турнирга һөнәри күзлектән бәя бирәм - 22 команда арасында һәр тактада бик җитди ярыш барды. Соңгы партиягә кадәр кем җиңәчәген фаразлау мөмкин булмады. Бер гроссмейстер, биш халыкара мастер, унбер ФИДЕ остасы, егерме өч мастерлыкка кандидат һәм дә I разрядлы күп санлы спортчылар үзара киеренке көрәште. Беренчелекне Актаныш командасы яулады. Быел ул бәйгедә унынчы тапкыр чемпион калды. Икенче урында - Казан, өченчедә Чаллы командасы. Дүртенче, бишенче урыннарны шулай ук Чаллы һәм Казан командалары яулады. Татарстанның Казан, Чаллы, Алабуга, Баулы, Бөгелмә, Балтач, Лениногорск, Кукмара, Минзәлә, Актаныш һәм Башкортстанның Нефтекама шәһәр-район командалары матур уен күрсәтте. Шәхси беренчелектә дә һәр тактада биш призлы урын чыгарылды, оста уенчылар хөрмәтләнде.
Татарстан шахматында актанышлыларның үзләренең лаеклы урыннары бар. Безгә Баулыга да ярышларга киләләр балалар белән. Актаныш шахматчыларының үзләренә көчле яшь алмаш тәрбияләүләре сокландыра, - диде Николай Николаевич.
Үз көченә тиңдәш һәм остарак уенчы белән уйнау спортчыга рухи ләззәт тә, осталыкны арттыру мөмкинлеге дә бирә. Аксакаллар, Ветераннар, Яшьләр, Алмаш
(IV-V сыйныфлар), Өмет (II-III сыйныфлар) командалары белән катнашты актанышлылар. Бәйге бүген инде үз үрнәгендә башка турнирларга этәргеч биргән. Республика шахмат федерациясе дә ел дәвамында ай саен бер-ике мәртәбәле бәйге оештыра республикада, моннан тыш, Россия бәйгеләрендә катнашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә тудырылган.
- Һәр спорт төре буенча да төбәкара, республика бәйгеләре үткәрү безнең район өчен зур дәрәҗә, теләп алынабыз. Шахмат спорты бездә тиешле югарылыкта, базасы ныклы, тәҗрибәле тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов балаларны күнекмәләргә, уен серләренә өйрәтә спорт мәктәбендә. Балаларга осталыкларын үстерүдә республика, Россия бәйгеләренә баруны район җитәкчелеге тәэмин итә. Һәрдаим кайгыртып торалар, бәйгеләрдән кайтканнан соң да район башлыгы Фаил Камаевның, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховның спортчылар белән түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшүе спортчыларны яңа җиңүләргә рухландыра, - диде район спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев.
- Шахматчылар дуслыгын хуплыйм. Зирәк, исәпли белүче кешеләр бердәм аралаша, үзара көч сынаша, ышанычлы дуслык яши икән - сөенергә кирәк. Актанышка дөнья чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов килергә вәгъдә биргән иде. Очрашу истәлекләргә бай булыр дип ышандырып калам, - диде турнирда катнашучыларга Актаныш шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов та.
Әйе, чыннан да, спорттагы биеклекләр - көндәлек тынгысыз күнекмәләр, җиңү һәм җиңелү аша көч туплап чыныгып үсү, ярышларда үз йөзеңне күрсәтү, туган төбәгеңнең данын яклау ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев