Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Егетләр көч сынашты

Әле күптән түгел генә илебез Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте. Бу көнне барлык ир-егетләргә тәбрикләүләр юлланды, бүләкләр бирелде.Бәйрәмне һәр җирлек үзенчә билгеләп үтте. Ә безнең Киров җирлегендә исә бу көнне инде традициягә әйләнеп баручы теннис ярышы уздырылды. Әлеге ярышны 2013 елда авылдашыбыз, Татарстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Азат Нургалиев, үзенең...

Әле күптән түгел генә илебез Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте. Бу көнне барлык ир-егетләргә тәбрикләүләр юлланды, бүләкләр бирелде.Бәйрәмне һәр җирлек үзенчә билгеләп үтте.
Ә безнең Киров җирлегендә исә бу көнне инде традициягә әйләнеп баручы теннис ярышы уздырылды. Әлеге ярышны 2013 елда авылдашыбыз, Татарстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Азат Нургалиев, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырып,әтисе Миргазиян Нургалиев истәлегенә башлап җибәргән иде. Инде быел әлеге турнир 4 нче тапкыр уздырылды.
Ярыш өчен мәдәният йортындабарлык шартлар тудырылган. Көне дә искиткеч матур, сорап алган диярсең! Катнашырга теләүчеләрнең дә кәефләре шәп. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә яңа пешкән коймак исе борынны кытыклый, берсеннән-берсе матур җырлар күңелне иркәли. Ярышны, уен тәртипләрен аңлатып, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан СССР ның атказанган спорт мастеры, физкультура фәннәре доценты Әзһәр Марданов башлап җибәрде. Әлеге чараның быелгысында исә авылдашларыбыз гына түгел, тирә-як авыллардан да актив катнаштылар. Алар һәрберсе моңа зур җаваплылык тоеп әзерләнгән иде.
Турнир 3 категориягә бүлеп үткәрелде. Һәркем үз категориясендә көч сынашты.Нәтиҗәдә 18 яшькә кадәргеләр арасында 1 урында БулатШәкүров (Актаныш), 2 урында ИлшатРәшитов (Киров), 3 урында АйвазГәрдиев (Киров) дип табылды.
18-45яшьлекләр арасында 1 урынны яулаган АзатШәяхмәтов (Актаныш), 2 урынны яулаганРусланБаянов (Киров), 3 урынны яулаганАйгизМагдановларга (Киров) тиңнәр булмады.
Ә 45 яшьтән югары өченче категориягә керүчеләрне "Ветераннар" дип атадылар. Алар арасында 1 урынга РинатКамалов (Киров), 2 урынга МаратСибгатуллин (Сәфәр), 3 урынга Салават Бәхтиев (Киров) ия булды. 3 категория арасында БулатШәкүров "Абсолют җиңүче" исеменә лаек булды.
Турнир ахырында барлык җиңүчеләргә иганәчебез Азат Нургалиев тарафыннан әзерләнгән диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара авылдашларыбыз күңелендә озак сакланыр әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев