Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Егетләр – кызлар сынатмый

Узган атнада Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Тукай, Менделеевск, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты. Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 42 укучы көч сынады. Ярышка старт бирелгәнче үк кызыксынып командаларны күзәткән арада, сер...

Узган атнада Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Тукай, Менделеевск, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты.
Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 42 укучы көч сынады. Ярышка старт бирелгәнче үк кызыксынып командаларны күзәткән арада, сер түгел, алдан ук өстенлекне үзебезнең район командасына бирдем. Үзеңнеке үзәктә диләр бит, бәлки, шуңадыр да. Хәер, ялгышмаганмын икән, остаз Нәсим Сибгатуллин тәрбиясендә ныгыган, район данын яклап чыгыш ясаган укучылар I урынны яуладылар. Түбән Кама, Менделеевск, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнары спортчылары II-VI урыннарда. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, район командасыннан Айдар Батталов, Финус Хисмәтуллин, Рушан Халиков- I, Айгөл Әминова, Айгөл Корбанова II урыннарга ия булдылар. Команданың җиңүгә ирешүендә Ләйсән Шәмсиеваның да өлеше зурдан. Алдынгы урыннарны яуламаса да, зур тырышлык күрсәтте ул.


Такталачык коррекцион-интернат мәктәбе укучылары, мәгълүм булганча, узган бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Мөслимдә узган мини футбол буенча ярышларда - II, Минзәләдә узган өстәл теннисы буенча турнирда I урынны яулаганнар иде һәм, ниһаять, кул көрәшендә дә беренчелектә.
Спорт сөюче егет-кызларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп, афәрин дип кенә әйтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев