Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Энгель Фәттахов: "Хөрмәтле физкультурачылар, һөнәри бәйрәмегез белән сезне!"

Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур.

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән горурланучыларның да бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек  һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Актаныш спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда даими җиңүләр яулый.  Районыбызда укучыларга,  яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты – зур җиңүләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, саулыкны ныгыту, үсеп килүче яшь буынны һәм физик, һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү дә.  
Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур. Хөрмәтле физкультурачылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Киләчәктә дә  зур җиңүләргә  ирешергә  язсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев