Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Энгель Нәвап улы көрәшчеләрне тәбрикләде

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Татарстанның беренче президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына узган милли көрәш турнирында җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне тәбрикләде. "Лачын" боз-спорт сараенда 2 көн дәвамында барган республикакүләм бәйгедә 48 команда бил сынады. Илфир Әнвәров остазлыгында ныгыган Богады егетләре Илдус Сәфиуллин (II урын) һәм Илназ Нәбиуллин, Чалманарттан Алмаз Закирҗанов, Такталачык...

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Татарстанның беренче президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына узган милли көрәш турнирында җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне тәбрикләде.
"Лачын" боз-спорт сараенда 2 көн дәвамында барган республикакүләм бәйгедә 48 команда бил сынады. Илфир Әнвәров остазлыгында ныгыган Богады егетләре Илдус Сәфиуллин (II урын) һәм Илназ Нәбиуллин, Чалманарттан Алмаз Закирҗанов, Такталачык авылыннан Илмир Шәрипҗанов, кадет мәктәбеннән Риман Ханов (I урын). Әлем авылы егетләре Илназ Муллануров һәм Рәмис Мөхәмәтдинов, 1 мәктәп укучылары Алгиз Исмәгыйлев (III урын), Илдар Рәхмәтуллин (III урын), Күҗәкәдән Рузил Мәрдәновларның тырышлыгы белән район командасы чемпион исемен яулаган иде. Энгель Нәвап улы егетләрне җиңүләре белән котлап, милли гореф-гадәтләребезне чагылдырган әлеге спорт төрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев