Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фәрит Әхмәдишин Кубогына үткәрелгән ярышта районыбызның иң көчле чаңгычылары ачыкланды

Фәрит Әхмәдишин исеме районыбыздагы спорт сөючеләргә яхшы таныш.

Башта Минзәлә педагогия училищесын, аннан Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын, соңыннан, аспирантура тәмамлаган мөгаллим Актаныш урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый һәм физкультура дәресләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә ирешә. Гимнастика, чаңгы, җиңел атлетика дәресләрен программага туры китереп үткәрә. Дәрестән тыш, тренировкаларда да балаларны теләп шөгыльләндерә. Аның тырышлыгы белән укучылар район, төбәк, республика ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар. Шәкертләре күңелендә ул бүген дә иң көчле укытучы, иң көчле остаз буларак саклана.

Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, моннан 20 еллап элек Фәрит Әхмәдишин исеменә чаңгы ярышлары үткәрелә башлады һәм ул райондашлар тарафыннан хуплау тапты.
Фәрит Әхмәдишин Кубогына үткәрелгән быелгы чаңгы ярышында районыбызның 1-11 сыйныф укучылары катнашты. 

Ел саен районыбызның "Бүләк" чаңгы базасында Фәрит Әхмәдишин исемендәге бәйге бик матур итеп оештырыла. Быел да ул үз югарылыгында үтте. Чаңгы эстафетасы җиңүчеләре дүрт төркемдә ачыкланды.

1-4 нче сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урын- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;

2 урын- Киров мәктәбе;

3 урын- Байсар мәктәбе.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 нче сыйныф укучылары буенча: 

1 урын- Әтәс мәктәбе;

2 урын- Теләкәй мәктәбе;

3 урын- Күҗәкә мәктәбе.

Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 нче сыйныф укучылары буенча: 

1 урын- Актанышның беренче санлы мәктәбе;

2 урын- Актанышның икенче санлы мәктәбе;

3 урын- Актанышның беренче санлы мәктәбе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев