Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фәрит Салихов: Монда килгән һәр гаилә - инде җиңүче!

Районыбызның 11 спорт сөюче гаиләсе чаңгыда узышты. “Әти, әни һәм мин” дип исемләнгән эстафетаны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде

Бүләк чаңгы юлында бүген Гаилә елы уңаеннан күңелле чара узды. Районыбызның 11 спорт сөюче гаиләсе чаңгыда узышты. “Әти, әни һәм мин” дип исемләнгән эстафетаны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.

Һәр гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде ул. Район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов: "Монда килгән һәр гаилә - инде җиңүче! Балаларны спорт һәм сәламәт рәвешенә өндәп дөрес тәрбия бирүегез өчен рәхмәт" - дип искәртте.

Ярышлардан берәү дә бүләксез кайтып китмәде. Катаншучылар дипломнар һәм махсус бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Ә нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:

1-4 сыйныфлар арасында

1 урын – Ильясовлар гаиләсе

2 урын – Сәетовлар гаиләсе

3 урын – Исламовлар гаиләсе

 

5-8 сыйныфлар арасында

1 урын – Хаҗиевлар гаиләсе

2 урын – Бакировлар гаиләсе

3 урын – Ганиевлар гаиләсе

 

9-11 сыйныфлар арасында

1 урын – Гаииевлар гаиләсе

2 урын – Тимировлар гаиләсе

3 урын – Мөхәммәтшиннар гаиләсе.

Иң кечкенә чаңгы шуучы – Юлиана Исламова һәм иң өлкән – Ганиев Рөстәм “Алдынгылар” хәрәкәтенең махсус бүләгенә лаек булдылар. 

Исегезгә төшереп үтәбез - 2024 нче елны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. Әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт хәбәрләре "Актаныш-информ"