Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов актанышлыларны быел да сөендерде

Якташыбыз, атказанган спорт остасы, марафончы Фирдәвис Шәемовның саулыгы начарланган икән, дигән хәбәр таралгач, аның призына уздырылучы "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны быел әллә булмый микән, дип хафага төшкән иде күпләр. Әмма Фирдәвис абый хастаханә ятагында да чын спортчыларга хас холыклы - нык ихтыярлы, уйлаганын эшли торган максатчан кеше булып кала:...

Якташыбыз, атказанган спорт остасы, марафончы Фирдәвис Шәемовның саулыгы начарланган икән, дигән хәбәр таралгач, аның призына уздырылучы "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны быел әллә булмый микән, дип хафага төшкән иде күпләр. Әмма Фирдәвис абый хастаханә ятагында да чын спортчыларга хас холыклы - нык ихтыярлы, уйлаганын эшли торган максатчан кеше булып кала: оештыру мәшәкатьләрен дә күргән, бүләкләрен дә әзерләгән. 11 октябрь көнне, үзе кайта алмаса да, Бүләк трассасына ярышка җыелган укучыларны телефон аша сәламләде, җиңүләр, уңышлар теләде ул.
"Алтын көз" - спорт чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә зур бәйрәм, җылы очрашу. Кадет мәктәбеннән килгән Оксана Сәйфетзярова белән Язгөл Зарипова тикмәгә генә, бүген ярышлардан шулкадәр позитив алдык, туктыйсы да килми йөгердек, шул кадәр рәхәт булды, дип бәя бирмәгәндер аңа. Көчлеләр сынала, үзләрен күрсәтә, киләчәккә юллама ала торган чара бу. Фирдәвис абый аны нәкъ менә укучылар арасыннан спортның бу төрендә зур уңышларга ирешердәй яшь асылташларны барлау, аларның киләчәгенә булдыра алганча юнәлеш бирү максатыннан оештыра. Үзе дә туган авылы Аеш, Актаныш ялан-кырларында йөгереп көч җыйган, шуннан зур спортка тәүге адымнарын атлаган өлкән марафончы шул рәвешле район исемен республика, ил күләмендә яңгыратыр яшь талантларны барлый, аларга ярдәм итәргә тырыша.
Качкын мәктәбенең VII сыйныф укучысы Динар Илдарханов бәйгедә тәүге мәртәбә катнашкан һәм җиңү яулаган:
- 1 мең метр - минем өчен зур ара түгел. Бөтенләй дә арытмады. Безне укытучыбыз Чулпан Зыятдинова әзерли. Качкын мәктәбендә укучылар саны аз, алар арасында гел беренче килә идем, ә мондый ярышта беренче тапкыр катнашып, финишка беренче килү, билгеле, зур сөенеч, - ди егет. Ә менә узган ел 9 еллык мәктәп укучылары арасында җиңү яулаган Чуракай егете Айгиз Насертдинов быел урта мәктәп укучысы сыйфатында көчен сынады. Сынатмады.
- Актанышның 1нче мәктәбенә укырга килдем. Монда Рөстәм Ялалов кул астында шөгыльләнәм. Киләчәген спорт белән бәйләргә теләгән кешегә көн саен, системалы шөгыльләнү кирәк. Алда кайсы юлны сайлармын - әле белмим, әмма җәй көне дә дуслар белән авыл янындагы наратлык буйлап йөгердек инде, - ди Айгиз.
Әтәс мәктәбеннән Эльза Хәйдәрова ярышка, җиңәм дип, күңеленнән әзерләнеп төшкән.
- Максатыма ирештем, беренче килдем, - дип сөенә кыз. - Бик тырышып әзерләндем. Көн саен йөгерәм - таулардан да, тигез юлдан да. Укытучыбыз Айдар Хәбибуллин белән бүген 6 укучы төштек, командабыз I урынны һәм кубокны алыр дип өметләнәм.
2002нче елгылар арасында беренче килгән Фәридә Гыйлмуллина бу спорт төре белән әле икенче елын гына шөгыльләнә икән. Остазы - Рузил Тимеров. Бертуган игезәк энекәшләре Зөлфәт белән Зөфәр исә футболга йөриләр. Спортсөяр гаилә!
Шушы ук остазда шулай ук икенче елын шөгыльләнүче Зилә Хафизова 2004-05 елгы кызлар арасында II килде.
- Тренер алдан кисәтсә дә, тыңламый, баштан ук тиз киттем шул, шуңа авыррак булды, - ди Зилә. - Әмма нәтиҗәләр әйбәт!
Дусты Гөлия Хәмәдуллина исә I урынга ия булган.
- Мин үзем Әлемнән, монда 2 мәктәптә укыйм. Иртән автобус белән киләм мәктәпкә, шуннан туры тренировкага барам. Мәктәп ярышында җиңгәч, укытучыбыз Ришат Нуриәхмәтов түгәрәккә дәшкән иде. Шуннан бирле монда. Тырышканның нәтиҗәсен күрү, җиңүләр яулау, әлбәттә, ошый, - ди кыз.
Уразай авылыннан Рияз һәм Нияз Шәймәрдановлар IX сыйныфта укыйлар. Нияз баскетболны үз итсә, Рияз көн саен Актанышка төшә, остазы Галимҗан Мансуров аны җиңел атлетикадан да, чаңгы спорты буенча да әзерли. Бу ярышның җиңүчесе исемен яулады бу көнне Рияз.
"Алтын көз" - чынлап та көзнең алтын мәленә, җылы һәм кояшлы көнгә туры китереп үткәрелде. Ямь өстенә ямь өстәп, ГТО нормаларын тапшырып, алтын билгегә ия булган укучылар һәм остазлар - Нияз Вагыйзов, Салават Кәшбразиев, Алинә Хәбибуллина, Айназ Имамразыев, Разил Фәттахов һәм Айбулат Хуҗин бүләкләнде.
- Быел укуны тәмамлап, спорт һәм туризм академиясенә керергә җыенам, бу алтын билге миңа керү имтиханнарында өстәмә баллар бирәчәк, - ди район данын инде берничә ел төрле спорт төрләре буенча яклап килүче Айбулат Хуҗин. Бу көнге бәйгедә дә ул беренче булды.
ФОТОЛАРДА: кросс мизгелләре
бүләкләү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев