Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов призына җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашты, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар...

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте.
Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашты, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар оештырылды.
Җиңүчеләр булып исә түбәндәге командалар танылдылар: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урында - Әтәс, II урында - Иске Кормаш, III урында - Күҗәкә мәктәпләре; урта мәктәпләр буенча I урында - Актанышның 2 нче, II урында - кадет интернат-мәктәбе, III урында - Актанышның 1нче мәктәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев