Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов призына җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде

Бүген районның үзәк стадионында Фирдәвис Шәемов призына ярышлар узды.

Районда җиңел атлетика буенча һәр елны үткәрелә торган кросс быел аеруча истәлекле булды. Ул якташыбыз, СССР спорт мастеры Ф.Ш. Шаемов призына багышлап үткәрелде.

Барлык мәктәпләр катнашындагы ярыш бик күңелле барды. Һәр укучы зур көчен биреп сынашты. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Фирдәвис абыйның бүләкләре зурдан иде. Ярыш азагында җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. 

Җиңүчеләр булып исә түбәндәге командалар танылдылар

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын - Әтәс мәктәбе

2 урын - Теләкәй мәктәбе

3 урын -  Зөбәер мәктәбе

Урта мәктәпләр арасында:

1 урын - АСОШ № 1

2 урын - АСОШ №2

3 урын - кадет мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев