Актаныш

Фирдәвис Шәемов: “Татарстаннан спартакиадада җиңүче миңа кадәр дә юк, миннән соң да булмады”

Һәр көз саен районыбыз укучылары "Алтын көз" җиңел атлетика ярышларында җитезлектә узышу өчен Актанышка җыела. Аеш авылыннан чыккан танылган йөгерешче Фирдәвис абый Шәемов призына 2009 елдан бирле үтә әлеге ярыш. Укучылар арасыннан спортның бу төрендә зур уңышларга ирешердәй яшь асылташларны барлау, аларның киләчәгенә булдыра алганча юнәлеш бирү, укучылар күңелендә спортка...

Һәр көз саен районыбыз укучылары "Алтын көз" җиңел атлетика ярышларында җитезлектә узышу өчен Актанышка җыела. Аеш авылыннан чыккан танылган йөгерешче Фирдәвис абый Шәемов призына 2009 елдан бирле үтә әлеге ярыш. Укучылар арасыннан спортның бу төрендә зур уңышларга ирешердәй яшь асылташларны барлау, аларның киләчәгенә булдыра алганча юнәлеш бирү, укучылар күңелендә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздыра ул бу чараны. Чөнки үзе дә туган авылы Аеш, Актаныш ялан-кырларында йөгереп көч җыйган, тәүге тапкыр җиңүче булу тәмен татыган, мин кемнән ким, дип, күңелен ныгытып, зур спортка ыргылган. Быел 72 яшен каршылаучы Фирдәвис абый Шәемов кышларын 10ар чакрым чаңгыда йөри, яз-көзләрен йөгерүне дәвам итә. Яшь, көчле чагы, республикада гына түгел, ил күләмендә җиңүләр яулаган спортчы тормышы турында бүген аның белән әңгәмәбез.
- Аеш авылының гап-гади бер малае танылган йөгерешче булу турында хыялланып үсте микән?
- Юк, билгеле. Авыл җирендә бөтен бала да кечкенәдән урамда йөгереп-уйнап үсә бит. Мин дә шулай идем. Мәктәптә укый башлагач, Кәшби абый Шәйхразыев безне ярышларга йөртә башлады. Йөгерә, чаңгыда шуа идем. Һәр көнне берничә чакрым йөгерүне гадәт иттем. Көннән-көн җитезрәк, җиңелрәк чабуыңны сизәсең, көннән- көн сулыш ныграк ачыла, рәхәт! Авылдаш малайлар әти-әниләреннән качып тәмәке пыскытканда, мин шулай вакыт үткәрә идем. Спорт мине шулай яман гадәтләрдән саклады. Мәктәптән соң Чистай техник училищесына укырга кергәч, ныклап шөгыльләнә башладым. Армиядә чакта исә, буш вакытым булуга, стадионда йөгерә идем. Штанга күтәрү, йөгерү, чаңгы ярышларында башта полк беренчелегендә, аннан Себер хәрби округы ярышларында катнаштым. Ә инде Әлмәт физкультура техникумына укырга кергәч, 1968 елда, зур спортка кереп киттем.
- Фирдәвис абый, ерак дистанцияләрне яулаган кеше бит инде Сез. Озын чакрымнарны үтәр өчен физик әзерлек кенә түгел, рухи әзерлек тә кирәктер - чабасың, чакрымнарның очы-кырые юк, күңелгә төрле уйлар килә...
- Чыдамлылык, түземлелек күп бирелгән миңа. Тумыштан килгән сәләт дисәң дә була аны. Нишләп мин башкалардан калышырга тиеш? Мин бу араны үтәм, үтәргә тиеш, дип, үземне әзерли идем. Әлмәттә җиңел атлетика буенча Россиядә танылган тренер Миңнулла Чинкин кул астында шөгыльләндем. Беренче зур ярышым Лениногорскида булды. Стадионнан дөньядагы иң зур нефть ятмаларының берсе урнашкан Ромашкинога кадәр йөгердек, анда кулларга нефть тутырылган флакон бирделәр, аны кабат стадионга алып кайтып җиткерергә тиеш идек. Бару-кайту - 18 чакрым. Шунда бер урыс тренеры минем хакта Миңнулла абыйга әйтте: "Бу егетең синең тумыштан марафончы", - диде. Бу 1969 ел иде.
Туктаусыз эшләү, үз-үземне болай мәҗбүриләү нигә кирәк, дигән чаклар да була иде. Хәтерлим: 1970 елның 22 апреле. Ленин туган көнгә багышлап, "Буревестник" Бөтенсоюз спорт җәмгыяте ел саен Ленино-Кокушкинода (Питрәч районы) 30 чакрымга ярыш үткәрә иде. Шунда баргач, ишеп карлы яңгыр ява башлады. Туп-туры йөзгә бәрә. Үзем чабам, үзем: "Нигә интегеп йөгерәм инде? Нигә кирәк инде бу миңа?" - дип уйлыйм. Кайберәүләр туктап калды. Мин йөгергән килеш лычма су булган триколарны салып ташлап калдырдым. Салкын, юеш. "Нишләп сынатыйм әле? Мин Актаныш районына тап төшерергә тиеш түгел. Туган ягымнан, татарлар арасында да йөгерешче булырга тиеш", - дип, үз-
үземне әйдәкләп йөгердем. Шул 30 чакрымны 1 сәгать 45 минутта үткәнмен. Шушы ярышта мин беренче тапкыр "Буревестник"ның иң көчле атаклы йөгерешчеләре Пермьнән Юрий Великородный, Пензадан Виктор Силаевны күрдем. Алар 1 сәгать 36 минут нәтиҗә күрсәтеп, беренчеләр булдылар. Мондый нәтиҗәгә ирешер өчен миңа күпме тырышырга кирәк, дип шаккаттым.
- Тырышлыгы да, үҗәтлеге дә булган, Фирдәвис абый, берничә елдан халыкара ярышларда бу араны Сез 1 сәгать 33 минутта үткәнсез.
- Мәскәү шәһәрендә "Труд" газетасы призына үткәргән халыкара ярышларны әйтәсеңдер. Әйе, ул күрсәткечләрне куып җиттем мин. Чөнки күңелдә һәрчак, мин алардан ким түгел, дигән бер кирелек була иде. Әле Әлмәттә чакта ук тренировкаларда башкалар белән бергә түгел, бөтенләй каршы якка, таулы трассадан йөгерә идем. Шуңа, ярышларга барганда, таулы авыр юл булса иде, дип тели идем. Үземне үзем мәҗбүр итәм, син булдырырга тиеш, Татарстанны күрсәтергә, танытырга тиеш, ди идем.
- 42 км 195 метрны тәшкил итүче марафонда безнең Татарстаннан иң беренче чемпион Сез булгансыз...
- Марафонда беренче тапкыр 1970 елда Ашхабадта йөгердем - араны 2 сәгать 25 минут 52 секундта үттем, шунда ук спорт мастерына кандидат нормасын үтәп кайттым. 1971 елда Ашхабадта СССР беренчелеге һәм Төрекмән республикасы беренчелеге үтте. Бөтен Союздан 280ләп кеше катнаша иде. Анда 2 сәгать 25 минут 25 секунд йөгердем. Ә спорт мастеры исеме алу өчен 2 сәгать 25 минут тиеш. Остазым Миңнулла абый Чинкин килде дә: "200 сум акча бирсәк, сиңа мастер бирәләр", - ди. "Юк, мастер исемен сатып алып, оялып йөрер хәлем юк. Мин аны барыбер алам", - дидем. Икенче елда Ужгород шәһәрендә узган марафонда норманы үтәп, спорт мастеры исемен алдым. Миңа 28 яшь иде. Бу вакытта Чаллыга күченгән идек инде, КамАЗ һәм Чаллыда мастерны үтәгән беренче марафончы булдым. Ә барысы 28 марафонда йөгердем, 30 чакрымга - 36, 20 чакрымга 48 тапкыр ярыштым.
- Профессиональ спортта 10 ел булгансыз, катнашкан ярышларыгызны санап бетерә торган түгел. Иң кадерлесе кайсысы?
- Беренче космонавт Юрий Гагарин призына СССР күләмендә үткәрелүче ярыш. Мәскәү янындагы Йолдызлы шәһәрчектә булдык, космонавтларны очышка ничек әзерләгәннәрен, бассейнда су асты тренировкаларын карадык. Ярышта 25 чакрымга йөгердек, мин СССР күләмендә 12нче урынны алдым. Ул дәвердә беренче 25леккә эләксәң, көчле көндәш саналасың иде. Иң көчлеләр Златоусттан Леонид Моисеев, Данис Фәттахов, Казахстаннан Краузе, Дамир Мөхәммәтҗанов бар иде, Пермьнән Юрий Великородный, Ленинградтан Винер, Туладан Анатолий Анисимов һ.б. Шулар арасында мине дә санга суга башладылар. Ярышта исә Гагарин значогы тапшырдылар, бүген дә иң кадерле бүләк ул минем өчен.
- Фирдәвис абый, белүемчә, ул чорда ил күләмендә үткәрелүче зур ярышларда җиңгәннәргә медаль, грамота, кубок кебек бүләкләр биргәннәр, хәзергедәй саллы премияләр булмаган. Яшәү, тормышны алып бару өчен акчасы да кирәк.
- Мин Чаллының КамАЗ двигательләр заводында токарь саналдым. Хезмәт хакым 147 сум, һәр ярыштан кайткан саен завком рәисе Илдус Закирҗанов 50 сум премия яза иде. Өстәп, "Хезмәт" ("Труд") ирекле спорт җәмгыятеннән ай саен 50 сум бирәләр. Шулай җыела. 1975 елда Илдус Закирҗанов ярышларга әзерләнү өчен миңа Кисловодск шәһәрендәге XXI партсъезд исемендәге санаторийга юллама бирдерде. Анда 4 ай әзерләндем. Кайтуыма Воронеж шәһәрендә үтәчәк РСФСР халыкларының VI җәйге спартакиадасында катнашырга тәкъдим ясадылар. 16 майда Воронежга килеп төштек. Көн кызу, күләгәдә 38 градус. Көндезге 2дә башланырга тиешле ярышны, көн бераз сүрелсен дип, кичке 5кә күчерделәр. Кунакханәгә кайтып киттек. Мин, никтер, тынычланып калган идем, малайларга, уятырсыз әле, дидем дә, ятып йокладым. Уянсам, берәү дә юк, эндәшми киткәннәр. Йөгереп барсам, инде киенеп яталар. Барысы 168 кеше, һәр регионнан, автоном республика, төбәк, крайдан өчәр генә кеше катнаша. Старт бирделәр. Беренче биш чакрымда ук мин 2 минут оттырып барам, Миңнулла абый йодрыкларын төйнәп, ачуланып кычкыра. 21 км га җиткәндә алдагылар белән аралар якыная башлады. Арымыйм, җиңел чабам. Безнең өчлектәгеләр миннән әллә кайда калды, каршымда тагын өч йөгерешче шәйләнә. Юллар тигез түгел, минем бәхеттән, калкулыклар, таулы урыннар бар. Алдымдагыларны да уздым. Леонид Моисеевны да куып җитеп үтеп киттем. Воронежның үз йөгерешчесе җиңсен, дип, мине судьялар, бутап, икенче юлга кертеп җибәргәннәр - 1,5 чакрымга күбрәк ара узганмын. Үземнең исәп буенча, 2 сәгать 18 минут 35-40 секундта килергә тиеш идем, артык чакрымнар вакыт өстәгән - 2 сәгать 22 минут 25 секундта килдем. Стадионга килеп кердем, финишка якынлашам. РСФСР күләмендә ярышта финишка сузарга тасма әзерләмәгәннәр, тасма кая, дип чабышалар. Инде килеп җиттем, дигәндә, каяндыр бинт табып, аны ертып, аркылы суздылар. Шуны үтеп, финишка кердем. Әле дә саклыйм ул марля кисәген. "Бүтәннәр кая?" - диләр. Беренче биш чакрымда 2 минут оттырып барган җирдән финишка башкалардан 4 минут 45 секунд алда килгәнмен. Леонид Моисеев килгәч: "Ну, Шәемов, юкка гына Кисловодскида әзерләнмәгәнсең икән!" - диде. 168 кешедән 100е төшеп калган. Мин - чемпион, Татарстан командасы I урынга ия булды. Мин берүзем Татарстанга 22 очко китергәнмен. Татарстаннан спартакиадада җиңүче миңа кадәр дә булмаган, миннән соң да булмады. Алтын медаль һәм ябык кына гәүдәмә "үлчәп теккәндәй" 52нче үлчәм свитер бирделәр. Өйгә кайтсам, хатыным Рәйсә кулына 20 тиен тотып утыра, акча калмаган. Шуннан свитерны базарга чыгарып сатып, азык-төлек алып кайттык.
- Азык-төлек дигәннән, спортчылар махсус диета белән туклана. Сезнең дә ашауга аерым мөнәсәбәт булгандыр, мөгаен.
- Тормыштагы иң зур уңышым хатыным Рәйсә булды. Спортта җиңүләремнең 80 проценты - Рәйсәнең, калган 20 проценты - тренерым Миңнулла абыйның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Рәйсә - шәфкать туташы. Үзенең белгәннәреннән чыгып, журналлардан укып, минем ашауны тәртипкә салды. Спортчылар һәр көнне ботка ашарга тиеш, дип, һәр иртәне солы боткасы ашарга өйрәтте. Ботка янына төеп карлыган куя. Майлы ризык ашаган юк. Итне дә майсызны гына алабыз. Аш салса, нинди ит булуына карап, берничә минуттан суын түгә, яңасын сала - холестерин ким булсын өчен. Хәзер киленнәрдән дә шуны таләп итә. Бәрәңгене бары тик төеп кенә ашыйбыз, кәтлитләр парда пешерелә. Балалар, оныклар да шулай. Хәзер, олыгайгач, диңгез балыгын күп куллана башладык. Яшелчә, җиләк-җимеш, бал, эремчек табында һәрчак була. Вак тоз кулланмыйбыз. Рәйсә маен чамалап кына салып, бик тәмле итеп камыр ризыклары да пешерә. Гомумән, ашау буенча профессор ул безнең.
- Улларыгыз, оныкларыгыз Сезнең юлны дәвам итмәгәннәр...
- Улым Илдар әйбәт йөгерә иде, балачагында машина һәлакәтенә эләгүе үсә барган саен үзен сиздерә башлагач, шөгыльләнүен туктатты. Илдус улым исә чаңгыда шуа, биатлонга йөри иде, үзе ташлады. Оныкларның кызыксынулары да спорт белән бәйле түгел. Һәркемгә нинди дә булса сәләт бирелгән, иң мөһиме: әти-бабайдан калганны дәвам итү түгел, үз сәләтеңне табып үстерү дип уйлыйм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: