Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Физкультураны яшьтән үк сөеп: Бүген стадионда нәниләр йөгерде (фотолар)

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка мәхәббәт мәктәпкәчә яшьтән үк тәрбияләнә. Димәк, киләчәгебез аек акыллы һәм сау-сәламәт кешеләр кулында дигән сүз бу.

Бүген дә әлеге максатны тормышка ашырып районыбызда мактауга лаек чара узды. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Физкультурачылар көненә багышланган ярышлар башланып китте. Тәүгеләрдән булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм беренче сыйныфка баручы балалар җиңел атлетика буенча көчләрен сынады. Нәни йөгерешчеләр 30 метр дистанциядә өлгерлекләрен күрсәтте. "Ярышларда 60ка якын бала катнашты" дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлегеннән.

Бәйрәмгә әверелгән спорт бәйгесенең ахыры да күркәм тәмамланды. Призлы урыннарга лаек булган кызлар-малайларга истәлек медале, мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырдылар. Башка катнашучылар да нәүмиз калмады, барлык йөгерешчеләр истәлекле бүләкләр белән ярыштан таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев