Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Футбол мәйданчыклары күбәя

30 август көнне Актанышның 2нче мәктәбе һәм Такталачык мәктәбе базасында заман таләпләренә җавап бирүче футбол мәйданчыклары ачылды. Әлеге мәйданчыклар Татарстан авыл җирлекләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру программасы нигезендә төзелә. Безнең районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга күп көч бирелә....

30 август көнне Актанышның 2нче мәктәбе һәм Такталачык мәктәбе базасында заман таләпләренә җавап бирүче футбол мәйданчыклары ачылды.
Әлеге мәйданчыклар Татарстан авыл җирлекләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру программасы нигезендә төзелә. Безнең районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга күп көч бирелә. Мондый мәйданчыклар төзү мәктәптә укучылар өчен генә түгел, ә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә бер очрашу, аралашу урыны булачак.
Шушындый мәйданчыклар 57нче бистәдә, Татар Суыксуы, Пучы, Киров авылларында төзелгән иде инде. Ясалма чирәм белән түшәлгән мәйданчык һәркемне үзенә җәлеп итәрлек.
Актанышның 2нче мәктәбе ишек алдындагы мәйданчыкны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, Такталачыкта муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнаштылар һәм үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.
Илшат Вахитов, 2нче мәктәп директоры:
- Бу безнең мәктәп өчен зур бүләк булды. Әлеге мәйданчыкны төзүче "Актаныш юллары" оешмасы төзүчеләренә ихластан рәхмәтлебез. Аны яз көне төзи башлаганнар иде, менә уку елы башлануга әзерләп тә бетерделәр. Бирегә балалар теләп киләләр һәм спорт белән шөгыльләнәләр. Безнең мәктәп укучылары гына түгел, башка балалар да бирегә килеп спорт уеннары уйнарлар дип ышанабыз.
Риназ Идрисов, 2нче мәктәп укучысы:
- Бу мәйданчык безгә спорт белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Биредә мини футбол уйнаячакбыз. Үләннәренең ясалма булуы да сөендерә. Чөнки алар беркайчан да саргаймаячак.
Азат Хөсәенов, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы:
- Безнең мәктәп республикада мини-футбол буенча ике тапкыр призлы урын яулады. Хәзер шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр артачак. Иң мөһиме - аны кадерләп, саклап тотарга гына кирәк.
Әлфия Нуриева, Такталачык мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Бүген Такталачык авылында зур вакыйга. Биредә укучылар белән бергә авыл яшьләренең дә шат авазлары яңгырар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев