Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Футбол турниры тәмам: Остазлар- беренче урында

Оешма-предприятиеләр арасындагы футбол ярышының җиңүчесе булып Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең остазлар командасы танылды.

Бүген, 10 сентябрь көнне район оешма-предприятиеләре арасында футбол ярышы тәмамланды. Ярышлар 27 август көнне башланып киткән иде. Атна саен һәр эш көнендә икешәр уен узды. Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев әйтүенә караганда, быел футбол бәйгесенә катнашучылар аз булган. Шул сәбәпле, уен тәртибе үзгәртелгән. Җитәкче алдагы елда спортка мәхәббәтне сүрелдермичә, шушындый зур стадион булудан файдаланып, ярышларга катнашу кирәклеген ассызыклады.

Бүгенге чарага килгәндә, финал уеннарын, ягъни икенче һәм өченче урын өчен Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшьләр командасы белән район мәгариф хезмәткәрләренең җыелма командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә, 1 генә очко белән өстен чыгып укытучылар икенче урынга лаек булды. Өченче урында- спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев