Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ХАКЛЫ ҖИҢҮ: “Лачын” – чемпион! (+ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)

Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры быел иртәрәк - 16-18 сентябрьдә үк узды. 2005 елгы яшь хоккейчылар командалары - Минзәләнең "Кречеты", Лениногорскидан "Нефтяник", Туймазының "Девон" һәм безнең "Лачын" егетләре салкын боз өстен уттай кыздырды. "Лачын", шәп уен күрсәтеп, быел турнир чемпионы исемен яулады. Күптәннән игътибар иткән бар - безнең 2005...

Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры быел иртәрәк - 16-18 сентябрьдә үк узды. 2005 елгы яшь хоккейчылар командалары - Минзәләнең "Кречеты", Лениногорскидан "Нефтяник", Туймазының "Девон" һәм безнең "Лачын" егетләре салкын боз өстен уттай кыздырды. "Лачын", шәп уен күрсәтеп, быел турнир чемпионы исемен яулады.
Күптәннән игътибар иткән бар - безнең 2005 елгы яшь лачынлылар көчле командаларга каршы җан-фәрман тырышып, "я җиңәбез, я калабыз" принцибы белән уйнасалар, үзләре белән тигез яисә көчсезрәкләр белән уенда артык сикереп төшмиләр. Нәкъ шуның аркасында отышлы мизгелләр кулдан ычкына, хаталар ясала, уйламаган җирдән җиңелү ачысын татырга туры килә. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Беренче көнне "Лачын" Туймазының "Девон" командасы белән уйнады. Әти-әниләрнең "Шуып йөреп, вакыт сузмагыз!", "Уйнагыз!" дип кычкырып тамаклары бетте. Әмма турнир ахырында IV урынга ук калган Туймазы командасына безнекеләр бу уенда буллит белән 3:4 исәбенә оттырдылар.
17 сентябрьдә иртәнге якта Минзәләнең "Кречеты" егетләре белән очраштылар. Монда лачыннар шоңкарларны 4:0 исәбе белән тар-мар итте. Кичке якта "Нефтяник" командасы белән исә уен бик кызу барды: бер як каршы капкага алка кертүгә, икенче як шул ачудан тагын да усалланып, көчлерәк уйный башлый, һәм алка каршы як капкасына оча. Ярыш гел шулай алмаш-тилмәш очко җыю тәртибендә дәвам итте. Уен бетәргә санаулы минутлар калгач, "Лачын" тренеры капкачыны алу хисабына уенчылар санын алтыга җиткерде. Әмма бу алым көткән нәтиҗәне бирмәде: хөкемдарның сыбызгысы тавыш биреп 7 секунд үтүгә безнекеләр капкасына бер алка сызгырып кереп тә китте. Исәп 6:5. Яшь лачынлыларның күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде...
Ниһаять, финал өлеше. Безнекеләр Лениногорскиның "Нефтяник" белән I-II урыннар, Минзәлә шоңкарлары һәм Туймазының "Девон" командасы III-IV урыннар өчен уйнаячак. Бу уенда лачынлылар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен бөтен барлыгы белән күрсәттеләр: бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый, каршы як капкасына 4 алка кертеп, 4:2 исәбенә җиңү яуладылар.
- Нияз Авзалов истәлегенә турнирны 5нче тапкыр үткәрәбез. Беренче елда чемпион калганнан соң, җиңә алган юк иде әле. Быел менә безнекеләр кабат чемпион, - ди "Лачын" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтов, сөенечтән балкып. - Узган елларда турнирны алты-җидешәр команда белән үткәреп караган булды - балалар өчен өч көн эчендә 5-6 уенны уйнау бик авыр. Шуңа быел ярышларны җыйнак итеп оештырдык. Командалар осталыкта бездән калышмыйлар, әмма аларга күнегүләр җитеп бетмәгән, ахры. Без исә сезонны бик иртә башладык, сборлар оештырдык. Безнең өстенлек шуннандыр дип уйлыйм.
"Лачын"нан Азамат Сәррахов узган ел турнирның иң яхшы бомбардиры булып танылса, быел иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Нияз Авзаловның кызы Азалия - бар команда егетләре арасында бердәнбер кыз бала - шулай ук, көчлеләр, җитезләр, осталар сафында.
- Азалияне хәзер башка командалар да чакыра. Әле җәй көне Краснодар крае Ильский шәһәрендә узган турнирда Татарстан җыелма командасы составында уйнады. Улыбыз Адель Казанның "Ак бүре" командасында ЮХЛда шөгыльләнүен дәвам итә, - ди әниләре Гөлназ, хоккей җене кагылган кызы һәм улы белән горурланып. - Бу ярышлар - безнең гаилә өчен моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Ел саен әзерләнеп көтеп алабыз. Иптәшем Ниязны, без - гаиләсен онытмыйлар, чын күңелдән бу ярышны оештыручыларга, лачынлыларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев