Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хоккей буенча Татарстан беренчелеге (ВИДЕОда – нәтиҗәләр һәм бүләкләү мизгелләре)

Алкалы хоккей буенча 2003-2005 елгы кызлар арасында Татарстан беренчелегенең финал уеннары 10-11 март көннәрендә Актанышта үтте. Үзебезнең "Лачын" кызлары Казан, Саба, Нурлат хоккейчылары белән очрашты анда. Байлар Сабасы командасын лачынлылар 7:0, нурлатлыларны 3:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Ә менә Казан кызлары үзләренең шәһәр командасы буларак бер башка өстен икәнлекләрен чираттагы...

Алкалы хоккей буенча 2003-2005 елгы кызлар арасында Татарстан беренчелегенең финал уеннары 10-11 март көннәрендә Актанышта үтте. Үзебезнең "Лачын" кызлары Казан, Саба, Нурлат хоккейчылары белән очрашты анда.
Байлар Сабасы командасын лачынлылар 7:0, нурлатлыларны 3:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Ә менә Казан кызлары үзләренең шәһәр командасы буларак бер башка өстен икәнлекләрен чираттагы мәртәбә исбатладылар - исәп 10:1. Ел дәвамында барган уеннарга гомуми исәп ясаганнан һәм шушы финал ярышлары нәтиҗәсе дә кушылганнан соң, Татарстан беренчелегендә безнең "Лачын" мактаулы II урынга лаек булды. Җиңүче исемен исә Казанның "Смена"сы яулады, Байлар Сабасы - III урында.
- Мондый зур бәйгедә әле беренче мәртәбә генә катнашуга карамастан, "Лачын" Казанны гына уздырды. Өстәвенә, кызларыбызның күбесе башка командалардан 3-4 яшькә кечерәк. Шуңа да, бу - бик мактаулы нәтиҗә. Хоккей белән шөгыльләнергә теләүче бар кызларны үзебезгә чакырып калабыз, - ди "Лачын" командасы остазы Юрий Ерошенков.
Хоккей буенча 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә ел дәвамында барган ярышларда III урынны яулаган "Лачын" егетләрен хөрмәтләделәр шушы ук 11 март көнне. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, аларның һәрберсенең кулларын кысып, медальләр, командага кубок һәм республика хоккей федерациясенең Мактау кәгазен тапшырды.
- Турнир озын, киеренке булды. Егетләрнең әзерлеге ныклы иде, беренче әйләнәне лидерлар сафында төгәлләдек, икенче әйләнә башында кыенлыклар килеп чыкты: травма алучылар булды, читтә укучы егетләребезне ерак юлдан кайтып-китеп йөрү йончытты. Чөнки 9 сыйныфтан киткән капкачыбыз бүгенге көндә Казанда укый, өч егетебез Әлмәттә белем ала, икесе Нефтекамада. Ә хоккей ул - команда уены, бердәм коллектив, үз-үзеңне аямау, фидакарьлек таләп итә. Без матур нәтиҗәгә ирештек. Спорт мәктәбе җитәкчелегенә, әти-әниләргә зур рәхмәт, - ди тренер Рафик Максутов. - Шушы ук составта киләсе елга да катнашачакбыз, сынатмабыз дип уйлыйм.
- Аякка тимераяк киеп, кулларга кәшәкә тотып, бозга чыкканга дистә ел була инде. Шул вакыт эчендә республика шәһәрләрендә, Краснодарда, Белоруссиядә, тагын әллә кайларда ярышларда булдык, урыннар алдык, - диләр егетләр. - Безне бердәм команда итеп туплаган, үстергән тренерыбызга зур рәхмәт! Хоккей белән шөгыльләнүне алга таба да дәвам итеп, карьераны шул юнәлештә ясыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Хоккей буенча Татарстан беренчелеге (ВИДЕОда – нәтиҗәләр һәм бүләкләү мизгелләре)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев