Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хоккей – егетләр уены

Спорт, сәламәтлек. Бу гади генә ике сүз һәрвакыт янәшә йөри. Спорт тормышында быел аеруча җанлылык, чөнки башкалабыз Казанда узачак Универсиадага да санаулы айлар гына калып бара. Безнең мәктәптә дә бу уңайдан төрле чаралар: Универсиада корылмалары буйлап читтән торып экскурсияләр ясау, Казан шәһәрендә укучы студентлар белән очрашу, Универсиада эмблемалары иҗат итү,...

Спорт, сәламәтлек. Бу гади генә ике сүз һәрвакыт янәшә йөри. Спорт тормышында быел аеруча җанлылык, чөнки башкалабыз Казанда узачак Универсиадага да санаулы айлар гына калып бара.
Безнең мәктәптә дә бу уңайдан төрле чаралар: Универсиада корылмалары буйлап читтән торып экскурсияләр ясау, Казан шәһәрендә укучы студентлар белән очрашу, Универсиада эмблемалары иҗат итү, презентацияләр оештырылды. Универсиада елы уңаеннан үткәрелгән чараларның иң кызыклысы - әлбәттә, спортта көч сынашу. Без спорт белән бик дус. Җәй көннәрендә футбол уйныйбыз, велосипедта йөрибез, су коенабыз. Ә кыш җитүне аеруча көтеп алабыз,чөнки рәхәтләнеп чанада шуарга, чаңгы белән барып, нарат урманнарының саф һавасы белән хозурланырга, басу-кырлардагы чиксез кар диңгезендә төрле җәнлек эзләрен күзәтергә мөмкин.
Соңгы елларда кышның матур мизгелләре артты. Ул- мәктәп янындагы боз мәйданчыгында тимераякта шуу. Анда килеп эләксәң, көннең салкынлыгы сизелми дә. Иртәдән кичкә кадәр балаларның шат тавышлары тынып тормый. Егетләр хоккей уйныйлар. Ә кичләрен хәтта гаиләләр белән тимераякта шуалар.
31 гыйнвар көнне боз мәйданчыгы бигрәк тә гөрләп торды: район мәктәпләренең 6 командасы (гимназия, Актанышның беренче мәктәбе, Такталачык, кадет мәктәбе, Татар Суыксуы, Мари Суыксу) арасында хоккей ярышлары барды. Безнең мәктәп командасы мактаулы III урынны алды. Афәрин, егетләр! Рус җырындагыча, "хоккейны чын егетләр генә уйный, куркак хоккей уйный алмый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев