Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хоккей – көчлеләр уены

Бу атна-ун көндә Актанышыбыз спорт тормышында хоккей уеннары рухы хакимлек итте. Үзебезнең "Лачын" боз-спорт сарае кунаклар кабул итсә, остаз Рафик Максутовның егетләре Белоруссиядә Татарстанның гына түгел, Россия данын яклап кайттылар. Хоккейчыларыбызның 2000-2001 елгы төркеме Белоруссия Республикасының Орша шәһәрендә узган "Алтын алка" Россия-Белоруссия создаш дәүләтләре спартакиадасында катнашып, лаеклы III урынны яулап...

Бу атна-ун көндә Актанышыбыз спорт тормышында хоккей уеннары рухы хакимлек итте. Үзебезнең "Лачын" боз-спорт сарае кунаклар кабул итсә, остаз Рафик Максутовның егетләре Белоруссиядә Татарстанның гына түгел, Россия данын яклап кайттылар.
Хоккейчыларыбызның 2000-2001 елгы төркеме Белоруссия Республикасының Орша шәһәрендә узган "Алтын алка" Россия-Белоруссия создаш дәүләтләре спартакиадасында катнашып, лаеклы III урынны яулап кайтты. Җиңүчеләрне район хакимият бинасы алдында зурлап каршы алдылар. Әти-әниләр, туганнар, дуслар, сыйныфташлар - һәммәсе дулкынланып, шатланып, сөенечләреннән бер басасы урынга биш басып көтте аларны. Район башлыгы Фаил Камаев яшь спортчыларны үзе сәламләде.
- Мин бүген сезне район башлыгы буларак та, Актанышның хоккей федерациясе рәисе буларак та котлыйм. Гап-гади авыл егетләре Белоруссиягә барып, Татарстан Республикасын яклап, җиңү яулап кайтсыннар әле! Аларга хәтта, "Ак барс"ның икенче командасын җыеп килгәнсез, дип, ышанмаучылар да булган. Бу егетләр - районыбыз горурлыгы, үзләре дә район
патриотлары булып калырлар дип ышанам, - диде ул, һәр егетнең кулын кысып.
Узган ел "Лачын"ның шушы төркеме Краснодар краена баргач, Россия беренчелегендә I урын алып, чемпион исемен яулап кайткан иде. Җиңүче буларак, аларны Белоруссиягә спартакиадага чакырганнар. 20-25 октябрь көннәрендә узган спартакиадада барысы 12 команда булып, 2 төркемгә бүленеп көч сынашканнар.
- Безнең төркемдә Россиядән без, Башкортстан, Псков өлкәсе командалары һәм Белоруссиядән Гродно, Витебск һәм Брест өлкәләре командалары уйнадык. Вакыт ягы кысканга күрә, көнгә икешәр уен туры килде. Беренче уен
Башкортстан командасы белән булды, 5:0 исәбе белән җиңдек. Икенче уен шушы ук көнне кич белән Витебск командасына каршы иде. Табигый, үз өеңдә стеналар да булыша, җанатарларның көч биреп торуы да боз хуҗаларына ярдәм иткәндер, башта 3:2 белән җиңеп барсак та, ахырга 4:3 исәбе белән оттырдык. Спартакиадада без бердәнбер җиңелү ачысын шунда татыдык, - дип сөйләде тренер Рафик Максутов. - Уеннар бик киеренке барды, егетләр бар көчләрен, осталыкларын, тырышлыкларын куеп уйнадылар. Җиңүгә омтылыш, характер, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Татарстан исеменнән фәкать үз уенчыларыбыз белән генә чыгыш ясау бик зур җаваплылык сорый. Республика командасы исеменнән чыгыш ясап, без биниһая зур Рәсәйне дә лаеклы рәвештә күрсәтә алдык, егетләр булдырды. Мин аларга да, балаларын, ышанып, шундый ерак сәфәргә җибәргән әти-әниләргә дә рәхмәтле.
- Беренче уенда ук җиңүгә ирешкәч, тагын да канатланып, дәртләнеп уйный башладык. Үз-үзебезгә ышанычыбыз артты. 6 уенда барысы 12 очко җыйдык, - дип, шатлыклары белән уртаклашты команда капитаны Илһам Саматов.
"Лачын" Псков командасын 18:1, Брест командасын 4:1, Гродноны 5:4 исәбе белән җиңә. Финалда исә III урын өчен көрәштә Россиядән Ленинград өлкәсе командасын 7:1 исәбе белән отуга ирешә. Спартакиаданың чемпионы булып Архангельск командасы таныла, икенче урында - боз хуҗалары Витебск командасы, һәм өченчедә - безнекеләр.
Ерак сәфәр, зур уеннардан соң ял итәселәре, көч җыясылары киләдер, билгеле, әмма егетләрне алда яңа уеннар көтә. Бу якшәмбедә алар Әлмәт шәһәрендә Татарстан беренчелегендә чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев