Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хоккей турнирына нәтиҗә ясалды

14 сентябрь көнне "Лачын" боз сараенда 3 көн дәвамында барган зур хоккей турнирына нәтиҗә ясалды. Нияз Авзалов истәлегенә узган әлеге бәйгедә Актаныш, Кирово-Чепецк, Уфа, Можга, Биектау һәм Чаллы шәһәренең яшь хоккейчылары көч сынады. Салкын бозда барган киеренке көрәштә чаллылыларга тиңнәр булмады. Биектау районы хоккейчылары - II, Актаныш спортчылары III урыннарга...

14 сентябрь көнне "Лачын" боз сараенда 3 көн дәвамында барган зур хоккей турнирына нәтиҗә ясалды. Нияз Авзалов истәлегенә узган әлеге бәйгедә Актаныш, Кирово-Чепецк, Уфа, Можга, Биектау һәм Чаллы шәһәренең яшь хоккейчылары көч сынады. Салкын бозда барган киеренке көрәштә чаллылыларга тиңнәр булмады. Биектау районы хоккейчылары - II, Актаныш спортчылары III урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
Алдагы көнне Актанышның универсаль спорт залында район мәктәпләре арасында милли көрәш буенча сайлап алу турниры узды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады, Күҗәкә, Иске Кормаш көрәшчеләренә тиңнәр булмады. Урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 санлы, кадет-интернат мәктәпләре, технологик техникум көрәшчеләре иң күп җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев