Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хоккей уйнарга телевизордан карап өйрәндек

-Хоккей белән бәләкәйдән җенләндек. Авыл күле бозында агач кәшәкәләр, киез итеккә бәйләмәле тимераяклар белән башлаган идек. Ничек уйнарга, тәртибен, кагыйдәләрен әле белгән юк, әкренләп анысын телевизордан карап өйрәндек. Аннан ныклап кереп киттек инде, - дип истәлекләрен барлый Иске Байсар командасы уенчысы Ринат абый Муллаянов. Район авыл командалары хоккейчылары арасында иң...

-Хоккей белән бәләкәйдән җенләндек. Авыл күле бозында агач кәшәкәләр, киез итеккә бәйләмәле тимераяклар белән башлаган идек. Ничек уйнарга, тәртибен, кагыйдәләрен әле белгән юк, әкренләп анысын телевизордан карап өйрәндек. Аннан ныклап кереп киттек инде, - дип истәлекләрен барлый Иске Байсар командасы уенчысы Ринат абый Муллаянов.
Район авыл командалары хоккейчылары арасында иң өлкәне - 52 яшьлек хоккейчы бүген дә яхшы формада. "Лачын" боз сараенда 27 февраль көнне авыл командалары хоккей ярышында яшьләр белән тигез уйнады, команданың җиңүенә саллы өлешен
кертте ул.
Инде ай дәвамында җирлекләр арасында барган алкалы хоккей ярышларының финал өлеше узды бу көнне. Боз өстендә зоналарда җиңү яулаган өч команда - Байсар, Кәзкәй һәм Суыксу җирлекләре ир-егетләре очрашты.
- Бездә хоккей гомергә көчле булды. Байсарда әллә ничә команда очраша иде: чишмәбашлылар, мин үзем шуннан, Байсарның өч урамына өч команда, Чиялек, Яңа Байсар командалары - алары да яшь буенча әллә ничәшәр төркем. Армиядән кайткач, 1986 елда районда хоккей ярышлары үткәрелә башлап, анда бер гөрләп алдык - гел беренче булдык, - дип горурлыгын яшерми сөйли Ринат абый. - Ил таркалу, бар дөнья болгану заманында уеннар туктап торды да, 1998 елларда яшьләрнең кая барып бәрелергә белми йөргәнен күреп, үзебезнең Чишмәбаш күлендә кабат хоккей белән шөгыльләнә башладык. 2003 елда районда абсолют чемпион калдык. Күрше Башкортстанның Бакалы, Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле, Балтач районнары белән үзара ярышлар үткәреп торабыз, Актанышка төшеп, "Лачын" белән даими уйныйбыз. Әле менә мәктәп командалары арасында да безнекеләр I урынны алып кайтты. Авылда тәпи киткән бөтен бала бозга килә, димәк, киләчәккә өмет бар.
Бу юлы да башка командалардан бер башка югары булып, җиңү белән, кубок яулап кайтты алар ярыштан. Икенче урында - Суыксу, өченчедә исә Кәзкәй командалары. Хоккей - кыйммәтле спорт төре, уенчыларның киемнәре, экипировка үзе генә, ат бәясе булмаса да, шактый бәһа тора. Моңа өстәп, тимераяклар, еш сынарга яратучы кәшәкәләрне дә өстәсәң... Байсарлылар үзләренең махсус тектергән яхшы формалары белән аерылып торалар.
- Безнең ярдәм итәр иганәчеләребез юк шул, әлегә булганыннан канәгать. Костюм-экипировканы каян булдыра алабыз, шуннан табабыз, - ди бу уңайдан Суыксу командасы капкачысы Ришат Хафизов. Ул да инде өлкән уенчы - 49 яшьтә. Әмма хоккейны ташларга исәбендә дә юк. - Узган ел да финалда II урынны алган идек, быел да. Уеннарны бик күңелле оештырганнар, рәхмәт. Сәламәт булып, мондый ярышларга тагын килергә язсын.
- Әгәр һәр атнаны "Лачын"га килеп уйнарга, шөгыльләнергә мөмкинлек булса, без дә III урын белән генә канәгатьләнмәс идек, уңышларыбыз зуррак булыр иде, без бит зур бозга өйрәнмәгән, - ди Кәзкәй командасы уенчысы, ярышта иң шәп һөҗүмче дип табылган Илнар Мәгъданов. - Кадет мәктәбе базасында ясалган катокта шөгыльләнәбез. Башкортстанга Ябалак авылына чыгып, иптәшләрчә ярышлар оештырабыз. Командада яшьләр дә, өлкәннәр дә бар, Мансур Фәрдиев, Галимҗан Фәйзуллин, Айгиз Харисов, зурлардан Ирек абый Мансуров, әтием Айдар Мәгъданов - хоккейга безне алар тартты, алар өйрәтте. Хәзер мәктәп балаларын җыябыз - мин үзем Тыңламастан, аларны үзебезнең машина белән Кәзкәйгә йөртәбез.
- Авыл җирлекләрендә яшьләрне спортка тарту, аларның вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү буенча да зур вазифа башкара торган ярышларның берсе хоккей. Җиңүчеләргә -
мактаулы урыннарын югалтмаска, ә башкаларга - җиңүгә омтылып ярышырга дигән теләктә калам, - дип хоккейчыларны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрикләп, грамоталар тапшырды. Монда ук район оешма-предприятиеләре командалары алкалы хоккей ярышында җиңүчеләрне дә котладылар. Алар арасында беренчелекне кече нефть компаниясе яулаган, II урында - коммуналь хуҗалык, IIIдә - "Фортуна" командалары.
Авыл командалары арасында иң шәп һөҗүмче - Илнар Мәгъданов (Кәзкәй), иң шәп бомбардир - Алмаз Шакиров (Байсар), иң шәп капкачы - Ришат Хафизов (Суыксу), иң шәп сакчы - Рамис Харисов (Кәзкәй), иң өлкән уенчы - Ринат Муллаянов (Байсар), иң кыйммәтле уенчы - Динар Исмакаев (Суыксу).
Оешмалар арасында иң шәп һөҗүмче - Илназ Хисамов ("Лачын" боз сарае), иң шәп бомбардир - Салават Кәшбразыев (спорт мәктәбе), иң шәп капкачы - Вазих Харисов (кече нефть компаниясе), иң шәп сакчы - Артур Ганиев ("Фортуна"), иң кыйммәтле уенчы - Айрат Кәрамов (УЭНКВ), иң өлкән уенчы - Фәрит Хәйретдинов (ТКХ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев