Актаныш

Хоккейда лидерлык позициясен кире кайтардык

Безнең "Лачын" спорт мәктәбе кызлары хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калдылар! Тәҗрибәле остаз Юрий Ерошенковның үз командасы белән алтынчы мәртәбә яулаган биек үре бу. "Лачын" спорт мәктәбе ачылгач, кызлар командасын җыеп, алар белән Татарстан чемпионатын биш мәртәбә отып кайткан иде алар. Шушы командадан үсеп чыккан Олимпия уенчысы Лиана Ганиева, республикада...

Безнең "Лачын" спорт мәктәбе кызлары хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калдылар! Тәҗрибәле остаз Юрий Ерошенковның үз командасы белән алтынчы мәртәбә яулаган биек үре бу. "Лачын" спорт мәктәбе ачылгач, кызлар командасын җыеп, алар белән Татарстан чемпионатын биш мәртәбә отып кайткан иде алар. Шушы командадан үсеп чыккан Олимпия уенчысы Лиана Ганиева, республикада үзләрен таныткан башка хоккейчы кызларыбызга алмашка менә хәзер яңалар үсеп чыкты - 2005-2006 елгы кызчыклар быел Әлмәт, Казан кебек зур шәһәр командаларыннан да үзләренең өстенрәк булуларын исбатлап кайттылар.
Марканы тотачакбыз
Узган ел Татарстан беренчелеген II урында тәмамлаган булсалар, быел алдан ук чемпион калачакларына ышанып уйнаган кызлар.
- Бу соңгы ярышка барганда I урын алабыз, бөтенесен җиңәбез, дип бардык. Бәләкәй генә Актаныштан булсак та, көчле уйнадык, шәһәрнекеләргә бирешмәскә тырыштык, - ди команда капитаны Сөмбел Насыйпова. - Әмма финалга чыккан командалардан Казанга 0:4 исәбе белән җиңелдек. Әлмәт кызлары әле 1-2 ел гына уйныйлар, әмма киләсе елга алар да көчле булачак. Кама Аланы командасы составы кечкенә, безгә уңайлы форсат булды. Бу ике команданы да җиңдек. Казан командасы - II, Кама Аланы - III, Әлмәт IV урында калды.
Кечкенә дә төш кенә, дип шундый кызлар турында әйтәләрдер инде. Гәүдәгә, буйга гына түгел, "лачыннарның" күбесе яшькә дә көндәшләреннән бәләкәйрәк - уеннар 2004-2006 елгылар арасында бара, "Лачын" командасының яртысы исә - 2006 елгы балалар.
- Казанда ярышларда, дөресен генә әйткәндә, тамаша кылырга килгәннәрнең күбесе безнекеләр өчен җан атып утырды, чөнки күрәләр: кызларыбыз башка командалардан кечкенә, бәләкәйрәк. Ә ничек уйныйлар?! Киләсе елга да марканы тотар өчен бар көчкә тырышачакбыз, - ди остаз Юрий Ерошенков. - Тарих шулай языла - без Татарстанда үзебезнең элек тоткан лидерлык позициясен кире кайтардык. Без кабат чемпион!
Төнге бәйрәм
- Кызым Азалия малайлар командасында да, монда - кызлар белән дә уйный. Бүген беренче зур җиңү белән кайталар. Бу I урынны без җиңәчәкләренә ышанып, зарыгып көттек. Киләчәктә тагын яңа уңышлар насыйп булсын, - ди хоккейчы ул һәм кыз үстерүче әни Гөлназ Авзалова. - Командалары бик бердәм. Читтән ул аеруча нык күренә - бер-берсен карап, ярдәмләшергә һәрчак әзер торалар.
Ниһаять, автобус күренде. Җиңүче кубогын югары күтәргән кызларны, остаз Юрий Николаевичны "Ура!" кычкырып каршы алдылар.
Районның спорт тармагы җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова арыган, алҗанган, әмма шат елмайган хоккейчыларны котлап, чәчәкләр тараттылар. Төнге күкне кызлар кулыннан югарыга ашыккан шарлар бизәде.
Кара диңгез буена - ял итәргә
Хоккейчы кызларны һәм әти-әниләрен 13 март көнне районның тантаналар залында хөрмәтләделәр. Җиңүләре белән балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов котлады:
- Хоккей - чын ирләр спорты, дип әйтә торган идек. Кызлар да аны егетләрдән ким уйнамый хәзер. Тик күбәләктәй матур нәфис бу кызларны киң җилкәле авыр хоккей киемнәреннән күз алдына да китереп булмый. Менә бу бәләкәй кызчык үзен "һөҗүмче" диде, капкага алка урынына ул үзе керә торгандыр, мөгаен, - дип шаяртты ул. - Зур шәһәрләрне җиңеп, республикада бу балалар белән Актанышның исемен таныту - бик зур көч таләп итә торган эш, бик зур җиңү. Рәхмәт остаз Ерошенковка, рәхмәт, кызлар, сезгә. Куелган бу зур хезмәт матур бәяләнергә тиеш.
Шул сүзләр белән һәр хоккейчыга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды Энгель Нәвап улы. Остазга исә җәйге ялларда команда белән Кара диңгез буенда саулыкларын ныгытырга һәм ял итәргә 350 мең сумлык сертификат тоттырды. Әти-әниләр дә буш кул килмәгән икән:
- Барыбыз көтеп алган бу җиңү - бер ел эчендә генә ирешелгән уңыш түгел. Бүгенге дәрәҗәгә җитәр өчен кызларга күп көч түгәргә туры килде. Балаларга - тырышканнары, югалып-туктап калмаулары, сынмаулары өчен; әти-әниләргә бердәм булулары өчен зур рәхмәт. Иң зур рәхмәтебез - остаз Юрий Николаевичка, - дип, Шамил Шәйгәрдәнов ата-аналар исеменнән остазга истәлек бүләге тапшырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: