Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хәрәкәттә – бәрәкәт

"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 35 нче мәртәбә уздырылса, Актанышта аны беренче тапкыр 2005 елда оештырганнар. Кайчандыр 200-300 кеше белән башланган чаңгы спорты бәйрәме быел "Бүләк" чаңгы базасында 1000нән артык райондашыбызны җыйды. Балалар да, әти-әниләр дә, җитәкчеләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар. Нәниләр һәм мәктәп укучылары, беренче чиратта, әлбәттә,...

"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 35 нче мәртәбә уздырылса, Актанышта аны беренче тапкыр 2005 елда оештырганнар. Кайчандыр 200-300 кеше белән башланган чаңгы спорты бәйрәме быел "Бүләк" чаңгы базасында 1000нән артык райондашыбызны җыйды. Балалар да, әти-әниләр дә, җитәкчеләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар.
Нәниләр һәм мәктәп укучылары, беренче чиратта, әлбәттә, җиңү өчен көрәште. Зурлар өчен исә, "Рәсәй чаңгы юллары" ул - нәтиҗәләрдән бигрәк, катнашу, аралашу, күрешү рәхәтлеге бирүче чара.
Чаңгы бәйрәменә якташыбыз, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов махсус кайткан иде.
- Бүген бәйрәм көн, бөтен Рәсәй буенча чаңгы спорты көне. Райондашлар өчен бик сөенәм, чөнки чаңгы спортын үз итүчеләр, бу төр буенча уңышлар елдан-ел арта. Тренерлар бик көчле. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка әйтмиләр, кеше хәрәкәтләнмәсә, аның саулыгы булмый, - диде министр. - Актаныш халкы үз сәламәтлеген кайгыртып, чаңгы, йөзү, йөгерү, башка спорт төрләре белән шөгыльләнеп яшәр дип ышанам. Илфат абый Иманаев, Галимҗан абый Мансуров кебек, 70 яшькә якынлашканда да рәхәтләнеп чаңгыда йөрергә язсын. Бар район халкына саулык-сәламәтлек телим.
VIPлар бәйгесендә Энгель Фәттахов икенче урынга ия булды, иптәше Сәрия ханым Фәттахова беренче урынны яулады.
Район чаңгы федерациясе рәисе, "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов исә быел да VIPлар бәйгесендә беренче килде:
- Җиңәр өчен шөгыльләнергә кирәк. Көн дә шөгыльләнергә, - диде ул, сулышын тигезләгәч. - Актанышлыларга бар мөмкинлекләр бар: чаңгы трассасы яктыртылган, юлларны карап-чистартып тору өчен яңа "Буран" мотоциклы алып бирелде. Соңгы вакытта чаңгы спортына районыбызда зур игътибар бирелә. Чөнки чаңгычыларыбызның республика күләмендә дә, Россия күләмендә дә мактаныр күрсәткечләре бар. Киләчәктә яшьләребез тагын да зуррак җиңүләргә ирешер дигән өметтә без. Бүген ярышта "БлагоДарение" хәйрия фонды волонтерлары ярдәмгә килде: финишка килгән һәр кешене каршы алып, нәтиҗәләрен яздырып баралар. Үз эшләрен белеп, яхшы итеп башкаралар.
Ирекле булышчы кыз-егетләр махсус киемнәрдән - башкалардан әллә каян аерылып тора.
- Бу хәрәкәт эшчәнлеге 5 айлап элек башланды. Буш вакытыбыз җитәрлек, шуны файдалы үткәрәсебез килә, - ди Адель Гафаров. - Актаныштан бу хәрәкәттә 20ләп кеше. Моңарчы милләтләр кроссында, башка ярышларда катнаштык. Бүген менә чаңгычылар белән эшлибез, бүләкләүне оештыруда булышабыз. Безгә кешеләргә ярдәм итү ошый.
Абыйсы - Татарстан чемпионы Камил Могтазировка ияреп, чаңгыга баскан, бу төр белән җитди шөгыльләнә башлаган 4 нче сыйныф укучысы Искәндәр Могтазиров башлангыч сыйныф егетләре арасында беренче килде.
- Бүген ярыш алдыннан бераз дулкынландым, җиңү яулавыма бик шатмын, - ди ул. Сыйныфташы, шулай ук, спорт мәктәбендә икенче ел чаңгы спорты белән шөгыльләнүче Искәндәр Ибраһимов финишка икенче керде.
- Ярыш авыррак булды, катнашучылар да күп иде, шуңа карамастан, икенче килдем. Тренировкаларның нәтиҗәсе күренә монда, - диде ул.
Өлкәннәр арасында III урынны алган Дилшат Әгъләмов та чаңгы спортын яшьтән үк үз итә икән:
- Чаңгы базасы яшьләргә - яшьләрчә, картларга картларча йөрергә-хәрәкәтләнергә, буыннарны язарга бик әйбәт. Кичләрен монда еш киләм, гаилә белән дә йөрибез. Мондый ярышлар булып торсын. Файдасы да, күңеллелек тә, рәхәтлек тә - монда барысы бергә.
"Россия чаңгы юллары-2017" бәйгесе җиңүчеләренең тулы исемлеге һәм чарадан фотолар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев