Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң көчлеләр хоккей уйный

Авыл җирлекләре һәм район оешмалары командалары арасында барган хоккей ярышларына 27 февраль көнне нәтиҗә ясалды. Җирлекләрнең соңгы финал уеннары да шушы көнне үк үтте. Җиде зонада үткән ярыш җиңүчеләре - барысы җиде команда очрашырга тиеш иде бозда. Әмма Әлем һәм Пучы командалары ниндидер сәбәпләр белән килә алмаганнар, кировлылар исә, экипировкалары...

Авыл җирлекләре һәм район оешмалары командалары арасында барган хоккей ярышларына 27 февраль көнне нәтиҗә ясалды. Җирлекләрнең соңгы финал уеннары да шушы көнне үк үтте.
Җиде зонада үткән ярыш җиңүчеләре - барысы җиде команда очрашырга тиеш иде бозда. Әмма Әлем һәм Пучы командалары ниндидер сәбәпләр белән килә алмаганнар, кировлылар исә, экипировкалары җитәрлек булмау сәбәпле, уеннарга кертелмәделәр. Шул рәвешле, җиңү өчен көрәшүче дүрт команда уенын карау белән канәгатьләнергә туры килде.
- Безнең авыл хоккей командасына нигезне әтиләребез үк салган, элек-электән үк бик көчле команда булганнар. Үзем 2 нче сыйныфтан ук уйныйм. Ярышларга йөрештерәбез, күнекмәләр даими бара, - ди Байсар җирлеге командасының уң як һөҗүмчесе Рамил Шәехов.
Үз зоналарында җиңеп, финал бәйгеләренә кадәр килеп җиткән Татар Суыксуы җирлеге командасының исә шөгыльләнер өчен махсус урыннары, боз мәйданчыклары да юк.
- Егетләребез авыл янында күл өстен чистартып, шунда шөгыльләнәләр. Инде берничә еллар хоккей мәйданчыгы сорыйбыз, 2018 елда Яшьләр һәм спорт министрлыгыннан республика программасы аша бирергә ниятлиләр. Аны да корып куйсак, мөмкинлекләребез артыр иде, - ди Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов. Бу җирлек егетләре 2016 елда футбол буенча районда II, волейбол буенча III урынны алып, хоккей буенча финал ярышларында катнашып, спорт рейтингында авыл җирлекләре арасында I урынга чыкканнар иде. - Спортта уңышларыбыз җитәрлек. Бүген дә командабыз көчле, егетләребез бик теләп уйныйлар. Суыксу халкында хоккейга мәхәббәт уяткан Револь Исмакаев - командабыз капитаны, елдагыча, өлкәннәрдән Ришат Хафизов - безнең ышанычлы егетләр.
- Командаларның әзерлеге көчле, бигрәк тә, Актаныш, Байсар, суыксулылар мактауга лаек, - дип бәя бирде ярышларга "Лачын" спорт мәктәбе җитәкчесе Фирдәвис Әхмәтов. - Нигездә, командалар составын шул бер үк уенчылар тәшкил итә, әмма быел командага укучыларны да кертергә рөхсәт иттеләр. Бик яхшы үзгәреш дип саныйм, безнең "старая гвардия" картаеп килә, яшьләр кирәк. Аларның әзерлеге дә башка, алар белән уеннар сыйфаты да икенче дәрәҗәдә.
III-IV урыннар өчен тырышкан Богады һәм Суыксу командалары уены салмаграк, ипләп кенә барса, I-II урыннар өчен Байсар һәм Актаныш хоккейчылары ярышканда боз кызды. Актанышлылар каршы як капкасына беренче алкаларын уенның 18 нче секундында ук, икенчесен исә тагын бер минуттан керттеләр. Шулай итеп, авыл җирлекләре арасында барган хоккей ярышларында җиңүне Актаныш командасы яулады. Иске Байсар - II, Татар Суыксуы - III, Богады командасы IV урында.
Монда ук алкалы хоккей ярышында район оешма-предприятиеләре командалары җиңүчеләрен дә котладылар. Беренчелекне Иске Байсардан "Фортуна" яулаган,
II урында - кече нефть компаниясе, IIIдә - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы.
Авыл командалары арасында иң өлкән уенчы - Ренат Муллаянов (Иске Байсар), иң шәп капкачы - Ришат Хафизов (Татар Суыксуы), иң шәп сакчы - Артур Харисов (Богады), иң шәп һөҗүмче - Рамил Әхмиров (Иске Байсар), иң шәп бомбардир - Илдар Мөхәммәтов (Актаныш).
Оешмалар арасында иң өлкән уенчы - Фәрит Хәйретдинов (ТКХ), иң шәп капкачы - Ленар Нәҗмиев ("Фортуна"), иң шәп сакчы - Айрат Кәрамов (УЭНКВ), иң шәп һөҗүмче - Салават Кәшбразыев (спорт мәктәбе), иң шәп бомбардир - Илназ Хисамов (МНКТ).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев