Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районыбыз егете Идел буе федераль округында иң көчле өчлеккә керде

Идел буе федераль округы буенча Россиянең Армрестлинг федерациясе беренчелеге ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Руслан Сәхабиев катнашып призлы урынга лаек булды.

Руслан Сәхабиев 55 килограмм үлчәү авырлыгындагы 14-15 яшьлек спортчылар арасында мактаулы III урынны алды. Көчле егетебез медаль һәм диплом белән бүләкләнде. 

Русланны һәм аның остазы Рузил Тимировны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да җиңүләргә ирешүләрен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев