Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Идел буе федераль округыннан 50 спортчы Пекинга Олимпия уеннарына юл алды

Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей) буенча 8 спортчы катнаша.

             2022 елның 4 февралендә Пекинда (Кытай Халык Республикасы) XXIV Олимпия уеннары старт ала. Россия Федерациясе делегациясе составында Идел буе федераль округыннан ил данын 50 спортчы яклаячак (аларның 9ы резервта) - Россия җыелма командасы саныннан дүрттән бере диярлек. Алар биатлон, бобслей, тимераякта шуу һәм чана спорты, скелетон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей буенча медальләр өчен көрәшәчәк.

         Идел буе федераль округы регионнарыннан иң күп спортчыларны Башкортстан, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе җибәргән, алар арасында алдагы Олимпия уеннары призерлары да бар инде. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренә караганда, «быел округтан Пекиндагы уеннарда Токиода узган Уеннардагы кебек үк якынча спортчы катнашачак. Спортчыларны әзерләү, һөнәри һәм һәвәскәрләр спортын үстерү, сәламәт, көчле яшь буынны тәрбияләү - төбәкләрдә тормышка ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе. Идел буе федераль округында финанслауның төрле чыганаклары хисабына спорт объектлары төзелеше актив алып барыла һәм инфраструктура үсә. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән федераль бюджет чаралары күләме 15,7 млрд.сум тәшкил итә». Шуларның 10,5 млрд. сумы 28 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 11 ябык шугалак, 5 Манеж, 1 төбәк үзәге төзүгә тотылачак. Идел буе федераль округы регионнарыннан иң күп спортчыларны Башкортстан, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе җибәргән, алар арасында алдагы Олимпия уеннары призерлары да бар инде.
             РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренә караганда, «быел округтан Пекиндагы уеннарда Токиода узган Уеннардагы кебек үк якынча спортчы катнашачак. Спортчыларны әзерләү, һөнәри һәм һәвәскәрләр спортын үстерү, сәламәт, көчле яшь буынны тәрбияләү - төбәкләрдә тормышка ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе. Идел буе федераль округында финанслауның төрле чыганаклары хисабына спорт объектлары төзелеше актив алып барыла һәм инфраструктура үсә. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән федераль бюджет чаралары күләме 15,7 млрд.сум тәшкил итә». Шуларның 10,5 млрд. сумы 28 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 11 ябык шугалак, 5 манеж, 1 төбәк үзәге төзүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев