«Иман» футболчылары бүген нәтиҗәле уен күрсәтте
Бүген Актанышта «Иман» спорт сараенда 2015нче елгы укучылар арасында мини-футбол ярышлары узды.
Финал уенында Актаныш командасы 2 урын яулады, егетләр бары Башкортстанның Дүртөйле командасын гына 2:0 исәбе белән алга уздырды.
Гомуми нәтиҗәләр:
1 урын - Дүртөйле
2 урын - Актаныш
3 урын - Алабуга
4 урын - Яркәй
5 урын - Актаныш - 2
6 урын - Чаллы.
Ин яхшы капкачы булып Актаныш командасыннан Ризванов Әнвәр танылды.
Иң мөһиме Актаныш командасы шәһәрдән килгән яшьтәшләреннән куркып калмыйча яхшы уен күрсәтте. Аларның остазы- Рамил Гыйльфанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев