Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң көчле чаңгычылар Әтәс һәм Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый (нәтиҗәләр)

17 декабрь көнне кышкы спорт сезонын ачып мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы узды.

    Чаңгы сезонын ачуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты һәм укучыларга, аларның остазларына зур уңышлар теләде. Истәлекле спорт чарасының ахырына кадәр күзәтеп, җиңүчеләрне бүләкләде.  Чаңгы ярышы ГТО нормаларын тапшыру кысаларында оешырылды. Бу хакта безгә район ГТО нормаларын тапшыру үзәге җитәкчесе Рамил Гыйльфанов җиткерде. Бәйге ахырында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр хөрмәтләнде.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

I урын- Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы,

II урын- Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы,

III урын- Кадет-интернат мәктәбе командасы.

Төп белем бирү мәктәпләре арасында нәтиҗәләр:

I урын- Әтәс мәктәбе командасы,

II урын- Теләкәй мәктәбе командасы,

III урын- Татар Ямалысы мәктәбе командасы.

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр дә мактау баскычына күтәрелде.

Төп белем бирү мәктәпләре буенча 2007-2008 елгы яшүсмер егетләр арасында:

I урын- Рамил Газиев (Әтәс),

II урын- Айгиз Миңнегулов(Теләкәй),

III урын- Камил Вәгыйзов.

Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 2007-2008 елгы яшүсмер егетләр арасында

I урын- Камил Хәсәнов (Актанышның беренче санлы мәктәбе),

II урын- Салават Тимиров, (Актанышның икенче санлы мәктәбе),

III урын- Инзил Нурлыгаянов (Иске Сәфәр мәктәбе);

Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 2005-2006 елгы кызлар арасында:

I урын- Ләйсән Хәсәнова (Актанышның икенче санлы мәктәбе),

II урын- Альбина Фазлыева (Актанышның икенче санлы мәктәбе),

III урында Рузия Мәхмүтова (Актанышның икенче санлы мәктәбе);

Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 2005-2006 елгы кызлар арасында:

I урын- Искәндәр Могътазиров (Актанышның беренче санлы мәктәбе);

II урын- Закир Рәшитов (Актанышның икенче санлы мәктәбе);

III урын- Ильяс Әхмәтдинов (Актаныш технология техникумы).

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". Ильназ Ильясов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев