Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Инвалидлар арасында үткән ярышта актанышлылар сынатмады

Татарстан беренчелегендә Актаныш командасы уңышлы чыгыш ясады.

10-11 август көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Актаныш командасы уңышлы чыгыш ясады. Үз категорияләрендә ярышып, актанышлылар 5 беренче, 7 икенче һәм 4 өченче урын алып, алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар.

Реклама

200 м, 1500 м йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә Фирдүс Хисаметдиновка тиңнәр булмады. Салават Сафиуллин 1 алтын, 2 көмеш медаль яулады, Илмар Шәңгәрәев 1 алтын, 1 бронза, Илмар Минһаҗев 3 көмеш, Фәнил Шакиров 2 көмеш һәм 1 бронза, Руслан Ярмиев 1 көмеш һәм 2 бронза медале яуладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X