Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Җирлекләр хоккей уйный - "Лачын"ның бозы "кайный"! (ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ФОТОЛАР)

Районкүләм уздырылучы спартакиада кысаларына кертелгән хоккей ярышына бүген авыл җирлекләре нәтиҗә ясады. Әлеге спорт төре буенча һәр ел саен шактый шомара барган җирлек командалары быел да сынатмады. Җиңүне исә Иске Байсар командасы яулады. Узган ел беренчелеккә чыккан Актаныш командасына быел икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Богады командасы, киресенчә, бу...

Районкүләм уздырылучы спартакиада кысаларына кертелгән хоккей ярышына бүген авыл җирлекләре нәтиҗә ясады.
Әлеге спорт төре буенча һәр ел саен шактый шомара барган җирлек командалары быел да сынатмады. Җиңүне исә Иске Байсар командасы яулады. Узган ел беренчелеккә чыккан Актаныш командасына быел икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Богады командасы, киресенчә, бу юлы призлы урынга кереп, җиңүчеләр өчлеген төгәлләп куйды.
Җиңүче командаларны тәбрик итәбез. Калганнарга исә киләсе елда уңыш елмаер дип өметләнәбез. Ә гомумән алганда, "Лачын" бозында уен күрсәткән һәр команда җиңүче ул! Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев