Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иртәгә Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы узачак

18 февраль көнне районыбызның "Актаныш" спорт комплексында традицион ТР мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы - 2017 старт алачак. Анда ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Фән һәм Мәгариф Министры Энгель Фәттахов катнашачак дип хәбәр итә aktanysh.tatarstan.ru Чарада мең ярымнан артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә, бу республикабызның 45 районыннан укытучы, мәктәп директорлары, мәгариф...

18 февраль көнне районыбызның "Актаныш" спорт комплексында традицион ТР мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы - 2017 старт алачак. Анда ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Фән һәм Мәгариф Министры Энгель Фәттахов катнашачак дип хәбәр итә aktanysh.tatarstan.ru
Чарада мең ярымнан артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә, бу республикабызның 45 районыннан укытучы, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы вәкилләре. Алар чаңгы , шорт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, күтәрелү, тартылу, аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашачаклар.
Җитәкчеләр өчен VIP - ярыш узачак, ир-атлар өчен 2 км, ә хатын-кызлар өчен 1 км.
Спартакиада ел саен ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә.
Сүз уңаеннан, 7 февраль көнне Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы кысаларында Актаныш районында волейбол һәм хоккей буенча зона ярышлары инде үткән иде. Ярышларда актанышлылар җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев