Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ИСЕМЕҢ ОНЫТЫЛЫРЛЫК ТҮГЕЛ: Бүген Рушат Гыйльмуллин истәлегенә волейбол турниры уза

Бүген "Батыр" спорткомплексында волейбол спорты буенча 8 тапкыр ТР чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол ярышы уза. 

        Рушат Гыйльмуллин истәлегенә бүгенге туп чөю ярышы икенче тапкыр үткәрелә. Күпкырлы шәхес, акыллы, тыныч холыклы Рушатны "Волейбол командасының яртысы" дип йөрттеләр, дип, истәлекләре белән уртаклашты Татарстанның атказанган спорт остасы Фирдәвис Әхмәтов.

 8 тапкыр волейбол буенча Татарстан чемпионы, күптапкырлар "Иң яхшы уенчы" исемен алган, 2 тапкыр "Россиякүләм авыл уеннары"нда республика, район данын яклаган Рушатны максатчан, тырыш кеше булуын берничә кат телгә алды Фирдәвис Гаяз улы.

Мәктәп елларында егет Белоруссиянең Орша шәһәрендә Бөтенсоюз велослетта катнашып 3 урынга лаек була. 

Быел яз көне Рушат Гыйльмуллин истәлегенә турнир тәүге тапкыр уздырылып, Актаныш, Азнакай, Башкортстанның  Бакалы районнарыннан килгән командалар үзара көч сынашкан иде инде. Бүгенге турнирга да әлеге командаларга чакыру җибәрелгән. 

Турнирны ачу тантанасында Рушат Рәдиф улы турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов якты күңелле спорт остасының исемен, истәлеген матур итеп саклаган һәм мәңгеләштергән өчен Рушат Рәдиф улының якыннарына, волейболчы дусларына рәхмәт белдерде.

Әлеге турнир яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияли. Бүгенге ярышта Актаныш яшьләренең 2 команда булып чыгыш ясавы мактауга лаек. Беренче уенны Актаныш яшьләренең беренче командасы һәм Азнакай волейболчылары башлап җибәрде. Укучылар остазларына тигезләнеп матур уен күрсәтте.

 Турнир көн дәвамында барачак. Ярышларны карарга Рушатның әтисе Рәзиф Гыйльмуллин, хатыны Лилия, Бөгелмә шәһәреннән якын дуслары- волейбол спортын үз итүчеләр килде.

Лилия ире Рушат исемендәге  турнирны оештыруда үзе дә иганә ярдәме күрсәтә. Барлык башка иганәчеләргә, ярышны оештыручыларга, катнашучыларга ул да рәхмәтле:

- Рушат һәрвакыт безнең күңелдә инде ул. Ә менә спортчы дусларының шулай искә алуы безнең өчен, гаиләсе, туганнары өчен зур шатлык. Рушатның истәлеге булып улыбыз Арслан үсеп килә. Барлык райондашларга, иганәчеләргә, бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәт, бу ярдәм үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын,- ди Лилия ханым.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев