Актаныш

Искәндәр Мортазин — көрәш буенча Россия чемпионы

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты. Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан...

Реклама

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты.
Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан Искәндәр Мортазин бәйгедә 65 кг га кадәр авырлык үлчәвендә яшьләр арасында Россия чемпионы калды, 20 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: