Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кадет интернат-мәктәбе – җиңүче

13 февраль көнне Казан шәһәренең "Патриот" яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышлары үтте. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп - интернаты ТИН укытучысы, майор Измайлов И.Г., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе...

13 февраль көнне Казан шәһәренең "Патриот" яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышлары үтте.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп - интернаты ТИН укытучысы, майор Измайлов И.Г., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 15 команда арасында гомуми I урынны яулады һәм диплом, кубок, Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Бекинов улы Сафиуллин исемендәге күчмә вымпел белән бүләкләнде.
Ярышта җиңүләр:
- аркылы борыста тартылу - гомумкоманда I урын, Николаев Денис - I урын, грамота һәм планшет, Галиев Рафил - II урын, грамота;
- автомат сүтү - җыю - гомумкоманда I урын, Шагиева Элза - I урын, грамота һәм планшет;
-противогаз кию - гомумкоманда III урын, Шагиева Элза - I урын, грамота һәм планшет;
-стройда йөрү - гомумкоманда I урын;
-алга гәүдәне авыштыру - гомумкоманда II урын;
- "Бернәрсә дә һәм беркем дә онытылмады " плакатлар конкурсында - гомумкоманда II урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев