Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кадетлар сынатмый

Кадет интернат-мәктәбе укучылары 19 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уенының республика зона этабында I урынны алдылар. Гәүдәне алга күтәрү номинациясендә IX А сыйныфы укучысы Эльза Шаһиева - II, команда II урынны яулады. АК-74 автоматын сүтеп җыюда, шулай ук, Эльза Шаһиева - II, команда I урынны...

Кадет интернат-мәктәбе укучылары 19 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уенының республика зона этабында I урынны алдылар.
Гәүдәне алга күтәрү номинациясендә IX А сыйныфы укучысы Эльза Шаһиева - II, команда II урынны яулады. АК-74 автоматын сүтеп җыюда, шулай ук, Эльза Шаһиева - II, команда I урынны алды. Патроннарны автомат магазинына тутыруда IX А сыйныфы укучысы Юрий Юргин - I, Эльза Шаһиева - III, ә команда - I урында.
Турникта тартылуда IX А сыйныфы укучысы Рафил Галиев - I, VIII А сыйныфы укучысы Денис Николаев - III, ә команда I урында. Хәрби-патриотик уеннар буенча команда - I, теория буенча - I, гәүдәне алга күтәрү буенча - II , хәрби әзерлек буенча I урында.
Безнең мәктәпнең хәрби сафта йөрү осталыгының иң югары баскычта икәнлеге аеруча билгеләнеп үтелде һәм аңа I урын бирелде.
Комиссия Актаныш кадет-интернат мәктәбенең хәрби әзерлек, спорт һәм белем буенча югары дәрәҗәдә әзерлекле чыгышларын билгеләп, февраль аенда Казанда узачак финал уеннарына чакыру бирде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев