Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Камилә Вәлиева алтын медален саклап калды!

Камилә Вәлиева алдагы ярышларда катнашачак, Русия Олипиадада команда турнирында алтын медален саклап калачак.

Элегрәк Русия җыелма командасы фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңү яуласа да, бүләкләү тантанасы әлегә кадәр үткәрелмәгән иде. 15 яшьлек Вәлиеваның допинг-тесты тыелган субстанциянең микродозада булуын күрсәткән. Соңыннан юристлар командасы Камиләне аклауга ирешә. Шуңа карамастан, бу карарга Спорт арбитраж судына апелляция бирелергә мөмкин.

Спортчы, допинг-пробаның тискәре нәтиҗәсе булган очракта, вакытлыча читләштерелә ала.

Фигуралы шуу буенча команда турнирында АКШ җыелма командасы көмеш медальләргә лаек булды. Бронза медальне японнар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев