Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кайнар яңалык- райондашларыбыз XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарыннан зур җиңүләр белән кайта

26-31 июль көннәрендә Омск шәһәрендә узган XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Актаныш районы спортсөярләре олы җиңүләр яулады.

             Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында ел саен Актаныш муниципаль районы спортчылары республика данын яклап чыгыш ясый һәм җиңүләре белән сөендерә. Быелгы ярышта да райондашларыбыз сынатмады, Омск якларыннан олы җиңүләре турында безне куандырып хәбәрләр килеп кенә торды. 


                    Актаныш районы Башкарма комитетының Спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев горурлык хисләре белән XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарының соңгы нәтиҗәләре хакында әле генә безгә  җиткерде.

                      Печән чабучылар арасында узган шәхси беренчелектә Равил Хаҗиев мактаулы II урынны яулады. Равил кулдашы Айгөл Хаҗиева белән команда беренчелегендә дә сынатмадылар- Татарстан байрагы астында халкыбызның печән чабуда осталыкларын күрсәтеп III урынга лаек булдылар. 


 

                   Җиңел атлетикада Динислам Закиров та үзенең бик шәп йөгерешче икәнен кабат раслады- шәхси беренчелектә 1500 метрда икенче килде, 3000 метрда III урынга иреште. 

                    XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан Республикасын тәкъдим иткән җитез якташларыбыз Динислам Закиров, Рәмис Хәсәнов, Лилия Сибгатуллина, Резеда Басыйрова команда беренчелегендә дә призлы урын яуладылар. 

                   Райондашларыбызны чын күңелдән зур уңышлары белән тәбрик итәбез, Актанышыбыз һәм Татарстаныбызны Россиядә уңай яктан танытулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннары   Актаныш районы Башкарма комитетының Спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев