Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Казахстанда узучы кышкы Универсиада уеннарында Иске Байсар кызы Лиана Ганиева да катнаша

Хоккей спортына мөкиббән җанатарлар соңгы көннәрдә бар күңелләрен биреп Казахстанда узучы кышкы Универсиада уеннарын күзәтә. Россия студент хатын-кызлар җыелма командасында чөнки ике татарстанлы уйный, шуларның берсе - безнең Иске Байсар кызы Лиана Ганиева, икенчесе исә Кукмарадан Фәнүзә Кадыйрова. Уеннарның беренчесе 29 гыйнвар көнне Америка спортчылары белән булып, көндәшләрен безнең кызлар...

Хоккей спортына мөкиббән җанатарлар соңгы көннәрдә бар күңелләрен биреп Казахстанда узучы кышкы Универсиада уеннарын күзәтә. Россия студент хатын-кызлар җыелма командасында чөнки ике татарстанлы уйный, шуларның берсе - безнең Иске Байсар кызы Лиана Ганиева, икенчесе исә Кукмарадан Фәнүзә Кадыйрова.
Уеннарның беренчесе 29 гыйнвар көнне Америка спортчылары белән булып, көндәшләрен безнең кызлар 7:1 исәбе белән тар-мар иткәннәр иде. Алдагы Универсиадаларда бронза медальгә ия булган япон студентлар командасын 2 февраль көнне 10:1 исәбе белән җиңделәр. 4 февраль көнне ярымфиналда Россия җыелма командасы кытайлылар белән очрашты. Исәп - 10:1.
Кызларга тиңнәр юк, алар булдыра - 6 февральдәге финалда көчле команда - канадалыларны 4:1 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яуладылар! Уен бик кискен барды, Россия җыелма командасы матчның күп өлешен тулы булмаган составта уйнады - АКШ һәм Дания арбитрлары күрәләтә каршы командага өстенлек биреп, безнекеләрне штрафка тартты. Шуңа карамастан, җиңү безнекеләрдә. Актанышыбыз горурлыгы - хәзерге көндә Коми Республикасының Ухта шәһәре "Арктик-Университет" командасы уенчысы Лиана Ганиеваның да монда өлеше булуын белү - зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев