Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Көчле рух җиңү китерә

17-19 августта Азнакай шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 17 команда катнашты. Актаныш данын район инвалидлар оешмасы җитәкчелегендә Актаныштан Руслан Әшрапов, Айнур Нуриев, Фидәрис Тимеров, Илдар Хөббетдинов, Мерәстән Фәнүсә Баянова, Куяннан Альмир Фәхразыев, Кировтан Миләүшә Фәхерисламова якладылар. Альмир 200 метрга йөгерүдә-II, урыннан сикерүдә III урын; Руслан урыннан...

17-19 августта Азнакай шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 17 команда катнашты.
Актаныш данын район инвалидлар оешмасы җитәкчелегендә Актаныштан Руслан Әшрапов, Айнур Нуриев, Фидәрис Тимеров, Илдар Хөббетдинов, Мерәстән Фәнүсә Баянова, Куяннан Альмир Фәхразыев, Кировтан Миләүшә Фәхерисламова якладылар.
Альмир 200 метрга йөгерүдә-II, урыннан сикерүдә III урын; Руслан урыннан сикерүдә III урын; Илдар ядрә ыргытуда II урын; Фидәрис коляскада 200 метр, 1500 метр һәм ядрә этү буенча уңышлы чыгыш ясады. Команданың һәр кешесе бәйге вакытында да, ял вакытында да бер-берсенә көч биреп, ярдәмләшеп көч сынашты, матур үрнәк күрсәтте.
Урыннар шәһәр командалары белән бергә чыгарылды. Калган урыннар яңадан билгеле булачак.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 август, 2012 65 (9710) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев