Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Көчлеләр җиңде

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы быел икенче тапкыр уздырылды. 20 сентябрь 300 дән артык мәгариф хезмәткәре җәйге төр спорт ярышларында үз көчләрен сынады. Җиңүчеләр исә октябрь уртасында Сарман районында узачак мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясаячак. Укытучылар балаларга үрнәк дибез. Алар апа-абыйларыннан күреп, шөгыльләргә тартыла. Әгәр укытучы спортны...

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы быел икенче тапкыр уздырылды. 20 сентябрь 300 дән артык мәгариф хезмәткәре җәйге төр спорт ярышларында үз көчләрен сынады. Җиңүчеләр исә октябрь уртасында Сарман районында узачак мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясаячак.
Укытучылар балаларга үрнәк дибез. Алар апа-абыйларыннан күреп, шөгыльләргә тартыла. Әгәр укытучы спортны ярата икән, ул укучыларында да аңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияли ала дигән сүз. Мәгариф хезмәткәрләре катнашында уздырылучы спорт чаралары нәкъ шул максатны күздә тота да инде. Спартакиаданың рәсми ачылу тантанасы "Актаныш" спорт комплексында узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашты һәм укытучыларга җиңүләрдә уңышлар теләде.
- Спартакиадаларны традициягә кертү, чыннан да, дөрестер дип исәплим. Чөнки спорт - сәламәтлек нигезе ул. Сәламәт укытучы гына сәламәт балалар тәрбияли һәм аларны үз артыннан ияртә ала, -ди ул.
- Без соңгы өч төр спартакиадада: ике кышкы һәм бер җәйгедә беренче урын алдык. Быел да сынатмабыз дип ышанып әйтәсе килә. Республика спартакиадасында катнашачак мәгариф хезмәткәрләрен сайлап алгач, алар ныклап әзерләнә башлаячаклар. Безгә районның спорт бүлеге белгечләре ярдәм итә. Бүгенге ярышларны исә травмалар алмыйча, исән-сау гына уздырып җибәрсәк иде дигән теләктә калам, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева.
Соңыннан спартакиадада катнашучылар җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армретлинг, бадминтон, ату ярышларына таралдылар.
Без "Лачын" чаңгы-роллер трассасында узган йөгерү ярышларын үз күзебез белән күрергә теләп, шунда юнәлдек. Биредә башта мәктәп директорлары көч сынашты, аннан чират укытучыларга җитте.
- Ярышка Пучы мәктәбеннән тулы составтагы команда булып килдек. Барлык төр ярышларда да катнашырга исәп тотабыз. Узган атнада мәктәбебездә дә укучылар белән спартакиада үткәрдек, бик матур күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз бар. Укучылар укытучылардан үрнәк ала. Шуның өчен сынатмаска дигән максат куйдык, - ди Пучы мәктәбе директоры Ландыш Нургалиева.
Спорт - безнең электән үк яратып шөгыльләнгән шөгыль. Директорлар үзебез үрнәк күрсәтеп, йөгерәбез. Безгә укытучылар иярә. Укытучылардан тәрбия укучыларга күчә, - ди Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәлахов.
- Бүген укытучыларның республика ярышына сайлап алу туры уза. Мин 100 метрга йөгерүдә катнашам. Спортны кечкенәдән яратып үстем. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, балаларда да спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, аларны сәламәт итеп күрәсем килә, - ди Актанышның 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Галләмова.
Йөгерү ярышлары тәмамлангач, "Актаныш" спорт комплексына кире юл тоттык. Биредә башка төр ярышлар кызганнан-кыза барды. Бадминтон ярышында үзен сынаган Актанышның 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фирүзә Ганиеваның да фикерләре белән кызыксындык.
- Мондый спорт ярышларын бик яратабыз. Әлеге спорт комплексы ачылганнан бирле, гаиләбез белән бирегә бадминтон уйнарга йөрибез. Шуңа да бүген әлеге спорт төрендә үз көчемне сынап карадым.
Үз командаларын алга чыгару өчен чын күңелдән тырышты укытучылар. Аркан тартышу да кызган төстә барды. Көчлеләр җиңде.
Һәр төр буенча да аерым-аерым урыннар чыгарылып, җиңүчеләр бүләкләнде. Гомуми урыннарга килгәндә, урта мәктәпләр арасында I урынга - Актанышның 2нче, II урынга - Актанышның 1нче, III урынга Пучы мәктәбе командалары, төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында I урынга - Меңнәр, II урынга - Такталачык коррекцион, III урынга Теләкәй мәктәбе командасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев