Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Күчмә кубок – Актанышта

Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясендә 2013-2014 уку елында 60лап бала шөгыльләнә. Шуларның 44кә якыны спорт төркемендә. Алар тренерлары Олег Ваганов җитәкчелегендә йөзүнең серләренә төшенәләр. Көн саен төрле катлаулы күнегүләр эшләү, бассейнда йөзү нәтиҗәсендә яшүсмерләрнең ихтыяр көчләре, үз-үзләренә ышанычлары арткан. Алар инде районда үткәрелгән ярышларда гына түгел, ә регионара, республикакүләм...

Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясендә 2013-2014 уку елында 60лап бала шөгыльләнә. Шуларның 44кә якыны спорт төркемендә.

Алар тренерлары Олег Ваганов җитәкчелегендә йөзүнең серләренә төшенәләр. Көн саен төрле катлаулы күнегүләр эшләү, бассейнда йөзү нәтиҗәсендә яшүсмерләрнең ихтыяр көчләре, үз-үзләренә ышанычлары арткан. Алар инде районда үткәрелгән ярышларда гына түгел, ә регионара, республикакүләм ярышларда да үзләрен күрсәтә, уңышларга ирешә башладылар. Быелгы ел да алар өчен уңышлар белән башланып китте.

10-12 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә йөзү, йөгерү, пневматик пистолеттан ату төрләрен үз эченә алган Идел буе Федераль округы беренчелегенә спорт ярышлары үтте. Анда безнең район данын балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөрүче 1996 - 2000 елгы яшүсмерләр һәм 2001 елгы һәм аннан кечерәк елгы малайлар командасы яклады. Ярышларда Ижау, Пенза, Яр Чаллы, Ульяновск, Алабуга, Актаныштан килгән командалар көч сынашкан.

Актанышның яшүсмерләр командасында Айдар Галимҗанов, Искәндәр Һадиев, Адель Гаффаров, Данияр Лотфуллин, Айбулат Хуҗин, Нурсолтан Харисов, Айдар Бакировлар чыгыш ясаган. Алар 800 метрга йөгерү, 200 метр аралыкта йөзү һәм 10 тапкыр пневматик пистолеттан атуда ярышканнар. Аерым ярышларда йөгерү буенча Искәндәр Һадиев- II, йөзү буенча Айдар Галимҗанов III урын алган. Ә өч төр буенча да нәтиҗәләрне кушканнан соң Айдар Галимҗанов - I, Адель Гаффаров - II урынга лаек булганнар.

Малайлар командасы составы Динислам Закиров, Рәмис Ногманов, Радик Ногманов, Искәндәр Гәрәев, Марат Сәлимовлардан булып, алар да 400 метрга йөгерүдә, 100 метр аралыкта йөзүдә, 10 тапкыр пневматик пистолеттан атуда үзләрен күрсәткәннәр. Йөгерү буенча үз яшьтәшләре арасында Динислам Закиров - I, Искәндәр Гәрәев II урын, йөзүдә Искәндәр Гәрәев - I, атуда да Искәндәр I урын алган. Өч төр буенча гомуми нәтиҗәләр белән Искәндәр Гәрәев -I , Марат Сәлимов II урын яулаган. Ә командалар буенча гомуми нәтиҗәләр чыгаргач, безнең Актаныш командасы җиңү яулаган һәм күчмә кубок белән бүләкләнгән. Аерым төрләр буенча җиңүчеләргә һәм тренерларына Мактау кәгазьләре тапшырылган. Аларны ихлас күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз.

Ярыштан алган тәэсирләре белән тренерлары Олег Ваганов та уртаклашты:
- Мондый ук җиңүне көтмәсәк тә, яхшы нәтиҗәләргә өметләнгән идек. Чөнки егетләребез барлык көчләрен биреп шөгыльләнәләр. Уңышка ирешү өчен йөзә белү генә җитми. Әйбәт итеп йөгерергә дә, пневматик пистолеттан ата белергә дә кирәк. Безгә соңгысы буенча ныклап шөгыльләнәсе бар әле. Гомумән алганда, без бик канәгать.
Егетләрнең дә сөенечтән күзләре балкый.
- Кайчакларда ташлыйсы килгән вакытлар да була иде, әмма менә мондый ярышларда җиңүләр яулагач, йөрисе генә килеп тора, - ди алар.
Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев