Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Бу шимбә-якшәмбе ялларында Актанышта күпләп спорт ярышлары гөрләде. Мәктәп укучылары арасында көзге кросс, хоккей турниры һәм шахмат буенча бәйгеләр үтте.

Көзнең ямьле көннәрен файдаланып калу, укуга зыян китермәү ягыннан отышлы булса да, ярышларны бер үк көннәргә туры китерүнең ошап бетмәгән ягы да бар: берьюлы берничә спорт төре белән шөгыльләнгән балаларга бер төрдән икенчесенә, борчылып, сулулары кабып, йөгереп йөрергә яки, гомумән, ярышның берсен генә сайлап, көтеп алынган икенчесеннән баш тартып торырга туры килде.


Кросс
Якташыбыз, марафончы- йөгерешче Фирдәвис абый Шәемов призына 2009 елдан бирле оештырылучы “Алтын көз” җиңел атлетика ярышы быел “Бүләк” чаңгы трассасында түгел, Актанышның яңа стадионында узды. 


– Җитәр балаларны асфальтта йөгертергә, аякка суга бит ул. Үземнең гомерем үтте асфальт юлда йөгереп. Түзмәдем, бүген ярышлар башланганчы яңа стадионны сынап, 400 метр йөгереп килдем әле. Аяк асты йомшак, рәхәт, – дип, сөенеченнән яктырып-канатланып сөйләп алды Фирдәвис абый. Соңгы елларда чирләп, ярышка кайта алмаган иде ул, бүген исә кабат яшьләрчә дәртле-җитез атлый, җәйләрен һаман йөгерә, кышларын көн дә 7-8 чакрым җәяүләп я чаңгыда урап кайта.

 
Укучылар да йомшак, рәхәт юлдан очып кына үттеләр шикелле. Хәер, үз көчен чамалап бетерми арып калганнары да, кинәт каршысына килеп кереп, “коробкага алган” көндәшләре “тырышлыгы” белән юлда сөрлеккәннәре дә, зурракларның бәләкәйләрне төртеп егып калдырганнары да булды. Кызганыч, тәртип бозуларга тамашачылар гына игътибар итте бугай, судьялар тарафыннан чара күрелмәде. Башлангыч сыйныфлар, V-IX сыйныфлар дигән бүленеш тә, миңа калса, гадел түгел: 7 яше яңа тулган бала белән 10 яшьлек бала тиңләшә аламы инде? Яисә V сыйныф укучысы IX сыйныф баласы белән ярышканда җиңүгә өмет итә аламы? Республика бәйгесенә бар кеше дә йөрми. Район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә үз яшьтәшләре арасында яуланган җиңү исә күпме балага алга омтылырга, тормышын спорт белән бәйләргә зур юнәлеш, стимул булыр иде. Фирдәвис абый да шул фикердә:
– Хәзер инвалидлар арасындагы ярышларда катнашам. Мин – II төркем инвалид, 74 яшьтә, минем белән йөгерә 58 яшьлек кеше. Алай дөрес түгел бит. Бүлмәсәгез, бүтән ярышка килмим, дидем. Мин – өлкән кешенең шулай хәтере калырлык булганны, бала-чаганың күңеле төшмимени?! 


Ярышны үткәрәм дип, бакчасындагы кыяр-помидорын сатып, күпләп тимер-томыр тапшырып, бүләккә футбол туплары, медаль-грамотлар төяп кайткан өлкән спортчының да, бу ярышны көтеп алучы укучыларның да күңеле китек калмасын иде бәйгедән соң.


Җиңүчеләргә килгәндә, гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Әтәс командасы җиңү яулады. Чалманарат – II, Иске Кормаш III урында. Урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемендә Актанышның 2 нче мәктәбе – I, кадет мәктәбе – II, гимназия III урында. Зурлар төркемендә Актанышның 1 нче мәктәбе җиңүчеләр сафында. 2 нче мәктәп – II, кадет мәктәбе III урында. Призерлар исемлеге белән безнең aktanysh-rt.ru/news/sport/ сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин. 

Шахмат
Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Кама аръягы Гран-при ярышларында Актанышның яшь шахматсөярләренә күпләп-иркенләп катнашу мөмкинлеге бирү максатыннан, 2016 елда тәүге мәртәбә бездә аның яңа V этабы оештырылган иде. Быел менә ул инде өченче мәртәбә, 20-23 сентябрь көннәрендә үтте. Баулы, Әтнә, Әлмәт, Лениногорск, Балтач, Түбән Кама, Минзәлә, Чаллы, Казан һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәре... Бәйгедә катнашучылар саны да 100гә якын, географиясе дә киңрәк, командалар да бик көчле. Актаныштан барысы 9 команда куелды, шәхси беренчелек өчен уйнаучылар да җитәрлек иде. 


– Актанышка 2016 елда шушы бәйгегә килгән идек. Үтеп киткән ике ел эчендә аерма зур: ремонттан соң шахмат мәктәбе тагын да иркен, уңайлы, затлы. Балалар үсеше өчен Актанышта бик күп эш эшләнә, – ди Түбән Кама шахмат федерациясе әгъзасы, бәйгегә улы Кәрим һәм кызы Карина белән килгән Айгөл Мөхәммәтова. – Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе бөтенләй юк, балалар дәресләрдән соң мәктәптә түгәрәктә шөгыльләнә. Бары тик тренерларның  һәм балаларның тырышлыгы, әти-әниләрнең зур теләге һәм ярдәме белән яулана җиңүләребез. Ә монда читтән килгәннәрне дә кабул итү мөмкинлеге бар, бөтен шартлар тудырылган. Техникум пешекчеләре безне бик тәмле итеп сыйлый, аларга аерым зур рәхмәт!


Көн дәвамында барган акыл бәйгесеннән соң рәхәтләнеп ял итәр мөмкинлекләр дә тудырылган иде: кичләрен берәүләр “Лачын” боз сараена тимераякта шуарга, кайберәүләр бассейнга йөзәргә юл алды, техникум спорт мәйданчыгында футбол ярышы оештырылды, остазлар исә шахматта үзара көч сынашты. 


Зурлар – 2001-2006 елгы балалар төркемендә Актаныш җыелма командасы (Таһир Хөрмәтуллин, Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов, Роза Гыймазова) II урынга ия булды. 2007 һәм кечерәкләр төркемендә безнең Зәйнәп Рахманова, Данияр Латыйпов, Ислам Тимеров, Булат Хафизов составындагы команда – I,  Фирүзә Нәбиева, Рәзилә Нәбиева, Алияна Айбашева, Альбина Әхмәтҗанова составындагы кызлар командасы II урынга лаек булды. Остазлары – Фәһим Галимов, Илдар Имамов. Җиңүчеләр республика шахмат федерациясе җитәкчелеге һәм “БлагоДарение” хәйрия фонды иганәчелегендә бүләкләргә ия булдылар. Тулырак мәгълүмат, шулай ук, aktanysh-rt.ru сайтында. 

Хоккей
Татарстан беренчелегенә хоккей турнирының бу сезонда беренче уенын Актаныш “лачыннары” үзебезнең бозда башлады: 2005 елгы яшүсмерләр бәйгесендә Биектау командасы белән очраштылар. 


– Бу – безнең иң перспективалы командаларның берсе. Аларга зур өметләр баглыйбыз. Шушы Татарстан беренчелегендә җиңү яуласалар, Кара диңгез буена ял итәргә җибәрәчәкбез үзләрен, – дип вәгъдә бирде район хоккей федерациясе рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов ярышны ачу тантанасында. Бу ымсындыргыч стимул командага тагын да тырышырга, берләшергә, остарырга, үзләрен күрсәтергә сәбәп булачак, димәк. Районда хоккей спортын үстерү максатыннан бу җәйдә генә “Лачын” спорт мәктәбенә 6 яңа тренер эшкә алынды (шуларның берсе – Риф Нурмиев – 2005 елгы шушы команданы шөгыльләндерә). – Тренерлардан яңа көчле состав булдыруны беренче максат итеп куйган идек. Хәзер менә хоккейчылар өчен интернатны кабат ачтык. Хоккей – безнең өчен спорт кына түгел, ул – сәясәт. Үзебездән торганын барысын да эшләячәкбез.


Яшь хоккейчылар уенын карарга ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Ирек Салихов та килгән иде. Спортны үз тормыш рәвеше итеп сайлаган, күп төрләре буенча даими шөгыльләнүче якташыбыз күкрәгенә район башлыгы ГТО нормаларын тапшыру буенча алтын билге беркетте. 


– Хоккей уйный башлаганыма әле 3-4 ел гына, Актанышка кайтканда, “Лачын”да да уйнаштырам. Хоккей – ул көч, түземлек сорый, чын ир-егетләр холкы тәрбияли торган кырыс спорт төре, – ди Ирек Фәрит улы.

– Районда хоккейның дәрәҗәсе арта, балалар теләп уйный, уеннары матур, рәхәтләнеп карадым.  
Уен кайнар, дәртле, чынлап та, матур иде. Командаларның көчләре тигез, бер як та сер бирергә теләми. Беренче периодта 2:1 исәбе белән безнекеләр өстен чыкты.  Икенче периодта бер як капкага да алка кертә алмадылар. Ә соңгы уен тәмамланырга санаулы гына минутлар калгач, көндәш команда кызып китеп, 3:2 исәбе белән җиңү яулады. Әмма борын төшерергә иртә – бу беренче уен гына. “Лачын” үзен күрсәтер әле, бигрәк тә, бүләккә – диңгез буена ял булгач!

Бадминтон
Бадминтон буенча авыл районнары арасында республика чемпионаты 21-23 сентябрь көннәрендә Сабада узды. “Сәламәтлек” XV авыл спартакиадасы кысаларында оештырылган бәйгедә Актаныш спортчылары – Рәзил Хәбибуллин, Ильяр Әхмәтдинов, Рәмзил Мофаздалов, Алинә Харисова, Гөльяр Әхмәтдинова, Мария Фәтхиева составындагы команда, мәйдан хуҗалары – сабалыларны гына уздырып, II урынны яулап кайттылар. Остазлары – Алгинат Гәрәев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев