Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Киләчәктә тагын ике авылда төзеләчәк

- Элек бу урында бушлык иде. Вакыт булганда, дәресләрдән соң килеп туп тибә идек. Хәзер бар уңайлыклары да бар. Физкультура дәресләрен дә биредә үткәрәбез...-диләр Татар Суыксу авылы яшьләре. 12 сентябрь көнне Киров авылында һәм биредә дәүләт программасы нигезендә чынга ашкан спорт мәйданчыкларының ачылу тантанасы узды. Авылның нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге...

- Элек бу урында бушлык иде. Вакыт булганда, дәресләрдән соң килеп туп тибә идек. Хәзер бар уңайлыклары да бар. Физкультура дәресләрен дә биредә үткәрәбез...-диләр Татар Суыксу авылы яшьләре. 12 сентябрь көнне Киров авылында һәм биредә дәүләт программасы нигезендә чынга ашкан спорт мәйданчыкларының ачылу тантанасы узды.
Авылның нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге спорт мәйданчыгы янында якын киләчәктә шугалак ясап куярга да ниятләре бар икән. Мәктәп тә юл аша гына, физкультура дәресләренә ерак йөрисе юк.
Районда мондый спорт мәйданчыклары инде дүртәү. Узган елларда аның беренчесе Пучы авылында сафка баскан иде, аннан Актанышның 57 кварталы балаларын сөендерделәр һәм менә, ниһаять, Киров белән Татар Суыксу авылы яшьләренең дә хыялы чынга ашты. Алдагы елларда исә Актанышның 2нче санлы мәктәбендә һәм Такталачык авылында да төзергә ниятлиләр.
Суыксулыларның әлеге сөенече белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов та уртаклашты. Авыл халкын әлеге яңарыш белән тәбрикләп, укучыларга үзенең бүләкләрен тапшырды ул. Тантана ахырында авыл халкы Татар һәм Мари Суыксу мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары арасында узган волейбол уенына тамаша кылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев