Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

КИРОВ КОМАНДАСЫ- ӨЛКӘННӘР АРАСЫНДАГЫ СПАРТАКИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ

Бүген өлкәннәр арасында районкүләм спартакиада узды.

Декаданы йомгаклап оештырылган спорт чарасында беренче урынны Киров ветераннары яулады.

Икенче урында- Уразай, өченче урында- Иске Сәфәр командасы. 
Өстәл теннисы, чүгәләү, идәннән этелү, йөзү, дартс, эстафетада җиңүгә ирешкән һәр өлкәнебез акчалата бүләкләргә һәм мактау кәгазьләренә лаек булды. 
Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән ветеран-спортчыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов шәхсән үзе котлап тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев