Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кировта – бәйге

Татарстанның азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре Азат Нургалиев, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, менә өченче ел рәттән Кировта өстәл теннисы бәйгесе уздырды. Бәйге 18 яшькә кадәр, 18-45, 45 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында үтте. Чаллыдан килгән кунак - СССРның атказанган спорт мастеры, доцент Әзһәр Мәрдәнов баш хөкемдар булды. Пешекчеләр Зөһрә Кәрамуллина коймак...

Татарстанның азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре Азат Нургалиев, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, менә өченче ел рәттән Кировта өстәл теннисы бәйгесе уздырды.
Бәйге 18 яшькә кадәр, 18-45, 45 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында үтте. Чаллыдан килгән кунак - СССРның атказанган спорт мастеры, доцент Әзһәр Мәрдәнов баш хөкемдар булды.
Пешекчеләр Зөһрә Кәрамуллина коймак белән сыйлады, Сәрия Басыйрова пылау пешерде.
Киров мәдәният хезмәткәрләре ярышның башыннан ахырына кадәр концерт чыгышлары күрсәтеп, катнашучыларны, тамаша кылучыларны бәйрәм белән котладылар.
Үз үлчәүләрендә Булат Шәкүров (Актаныш), Илдар Клышбаев (Киров), Мөнир Шәймәрдәнов (Чаллы) - I, Рузәл Салихов (Актаныш), Айгиз Мәгъдәнов (Киров), Ринат Камалов (Киров) - II, Искәндәр Сибгатуллин (Киров), Ринат Ибраһимов (Киров), Илдар Сибгатуллин (Киров) III урыннарны яуладылар. Аларга иганәче Азат Миргазиян улы алып кайткан бүләкләр тапшырылды. Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров котлап чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев