Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Әҗәкүлдә Илгизәр Могтазиров истәлегенә шахмат турниры оештырды (ФОТОЛАР ДА БАР)

Физкультурачылар көненә туры китереп, 12 август көнне Әҗәкүл авылының сабантуй мәйданында, Агыйдел буенда абыйсы Илгизәр истәлегенә, аның тормыш иптәше, кызлары, туганнары Илшат һәм Марс матди ярдәме белән, Илнур Могтазиров балалар һәм зурлар катнашында шахмат турниры оештырды. Ярышта барысы 28 шахматчы көч сынашты. Хөкемдарлыкны район шахмат мәктәбе остазлары Илдар Имамов һәм...

Физкультурачылар көненә туры китереп, 12 август көнне Әҗәкүл авылының сабантуй мәйданында, Агыйдел буенда абыйсы Илгизәр истәлегенә, аның тормыш иптәше, кызлары, туганнары Илшат һәм Марс матди ярдәме белән, Илнур Могтазиров балалар һәм зурлар катнашында шахмат турниры оештырды.
Ярышта барысы 28 шахматчы көч сынашты. Хөкемдарлыкны район шахмат мәктәбе остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов алып барды. Олылар төркемендә Нияз Фәррахов, Мансур Сәгыйтов һәм Илшат Әмирханов җиңү яулады. Балалар арасында кызлардан Роза Гыймазова, Фирүзә Нәбиева һәм Рәзилә Нәбиевага, малайлардан Данияр Латыйпов, Илзир Саматов, Мансур Закирҗановка тиңнәр булмады.
Турнирда катнашкан һәр кеше бүләкләргә, җиңүчеләр исә акчалата призга ия булдылар. Агыйдел балыгыннан пешкән тәмле уха - ярышка матур нокта куйган тәмле "приз" һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев