Актаныш

КОТЛЫЙБЫЗ:Актаныш теннисчылары уңышларга ирешә!

21-22нче апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә өстәл теннисы буенча СССРның спорт мастеры Ольга Першинаның якты истәлегенә багышланган зур күләмдәге - региональ турнир узды.

                                             Биредә Татарстан, Удмуртия,Башкортстаннан 210 яшь спортчы катнашты.
Ярышта  Актаныш спорт мәктәбе теннисчылары үз яшь категорияләрендә  Риназ Садертдинов һәм Данил Солтанов 3нче урыннар алып кайттылар.
                                             Алар теннис серләренә остазлары Булат Солтанов җитәкчелегендә өйрәнә. Егетләрне ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: