Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Көрәш мәйданы нәкъ тормыш кебек

Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла. "Актаныш" универсаль спорт комплексында 30 март көнне шушы ярышны ачу тантанасында...

Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла.
"Актаныш" универсаль спорт комплексында 30 март көнне шушы ярышны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев яшь батырларга:
- Көрәш - сәламәтлек, зур ихтыяр көче һәм көндәлек күнекмәләр таләп итә торган спорт төре. Сез һич кенә дә начар юлга басмассыз, барча авырлыкларны да егетләрчә көчле холык белән җиңеп чыгарсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә, - дип изге теләкләрен юллады. Мамадыш шәһәрендә үткән Татарстан беренчелегендә Актаныш данын яклап, командалар арасында II урынны алган яшь батырларга район башлыгы премияләрен һәм егетләрне көрәшкә тарткан, район һәм республика күләмендә милли көрәш спортын үстерүдә куйган зур хезмәтләре өчен остазлар - Илфир Әнвәров, Ришат Нургалиев, Раил Сираев һәм Илнар Насрыевка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар да, җиңелү ачысыннан күз яшьләрен яшерми чыгучылар да бар иде.
- Тормыш - ул үзе көрәш. Менә Вадим җиңелеп чыкты, аңа карап үземнең елыйсы килә. Шунысы мөһим: җиңелдем, дип башларын иеп чыкмыйлар, бирешмиләр, - ди кадет мәктәбе физкультура укытучысы Рамис Минһаҗев. - Остазлары Илнар Насрыев егетләрне кызыксындыра белә, дәресләрне әйбәт алып бара. Бер егетебез мәктәптә әле яңа укучы. Тәртибе дә мактарлык түгел. Көрәш секциясенә бирдек. Башта бик теләмәсә дә, хәзер яратып шөгыльләнә. Ярышның беренче көнендә башта әйбәт кенә көрәште дә, аннан төшеп калды. Аңлатам үзенә: "Урамда егетләр белән сугышып йөрергә түгел, менә монда
чиста дөрес көрәш күрсәтергә кирәк, шунда булырсың егет," - димен. Бүген иртән килгән, аңладым, абый, ди. Менә шул нәтиҗәне күрү рәхәт.
Мондый зур бәйгедә беренче генә мәртәбә катнашуларына карамастан, кадет мәктәбе укучылары арасында призерлар да булуы сөендерә, ә Алмаз Мөхәмәев иң матур алым күрсәтүче булып танылды.
Пучы мәктәбеннән ярышка 10 көрәшчедән торган команда килгән. БИҮ филиалында көрәш түгәрәген инде 15 ел алып баручы остазлары Әнис Садри турында укучылары да, хезмәттәшләре дә, үз эшенә чын күңелдән бирелгән фанат-тренер, дип бәя бирделәр.
Балалар теләп шөгыльләнәләр, шуңа күрсәткечләр дә яхшы, - ди остаз үзе. - Мәктәп һәрчак ярдәм итә, район ярышларына барабызмы, читкәме - автобуслар бирә. Кайчандыр шөгыльләндергән егетләрнең балалары көрәшә инде хәзер. Бүген менә көрәшчеләремнең иң кечесе - 3нче, зурысы 7нче сыйныф укучысы, бишесе призер булыр дип көтәбез.
Остазның өметләре көткәннән дә ныграк акланды: биш урынына алты укучысы җиңүчеләр сафын тулыландырды.
65кг га кадәр авырлык үлчәвендә батыр калган, Иске Кормаш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айдар Шәмсиев остазы Раил Сираев кул астында көрәш белән 5нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә икән инде.
- Быел Актанышка укырга килергә исәп. Көрәшне ташламаячакмын, шөгыльләнәм, - диде ул. - Көрәш - тормыш мәктәбе. Монда көндәшеңне хөрмәт итәргә дә, үз-үзеңне сакларга да өйрәнәсең. Иң мөһиме - ярышка кергәнче аяк-кулларны, тәнне тиешенчә җылыту, язу.
Жюрида утырган көрәш остасы Ришат Нургалиев тә шул ук сүзләрне кат-кат кабатлады:
- Үзләре көрәш белән шөгыльләнмәгән укытучылар балаларга ярышка җылынып керү кирәклегенә игътибар итмиләр. Келәмгә җылынмый керүчеләр, озак кына шөгыльләнми торып, бүген генә ярышка килгәннәр бар - җиңәсе килеп ябыша - күнекмә җитми, имгәнәләр. Кызганыч, ярышта травма алучылар аз булмады.
- Ярышка килгән командаларга карата фикерләрегез?
- Көрәш белән ныклап шөгыльләнүче база мәктәпләре бар бит инде бездә, нигездә, спорт мәктәбе тренерлары эшләгән мәктәп укучылары җиңүче кала. Шулай ук, күптән мондый бәйгедә катнашканнары юк иде, менә Чуракайдан команда алып килгәннәр - бик сөенечле хәл. Гомумән алганда, безнең 2000 елгы һәм кечерәкләр төркеменең республика беренчелегендә өчлектән төшкәне юк. Зурларыбыз да булдыра, әмма күбесе 9 сыйныфтан китеп таралыша, аларны җыю авыррак. Шулай да, Минтимер Шәймиев кубогына ярышларда җиңәрбез дигән өмет зур.
Актаныш муниципаль районы башлыгы призына узган ярышларның ябылу тантанасына көрәш буенча район федерациясе президенты Илнар Фәттахов килде.
- Мин үзем дә бәләкәйдән көрәшеп үскән егет. Район башлыгы призына уза торган ярышларны көтеп ала идек. Бүген келәмдәге егетләргә карап, шул вакытлар искә төшә. Иң дулкынландыргыч мизгелләр ярыш ачылышында, командалар тезелеп торганда Татарстан гимны яңгыраганда була. Басып торасың, ничек көрәшермен, җиңәргә кирәк, дип үзеңне көйлисең, азарт...
Бүген ярышта 170кә якын бала катнаша, бар мәктәпләрдән дә командалар бар, аларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Иң кече үлчәүне 28 кг дип алган идек, бик кечкенә көрәшчеләребез дә бар икән. Шуңа киләсе ярышларда 23 яки 25 кг авырлык үлчәве категориясен дә кертергә
ниятлибез. Без - татар районы, көрәш - ул үзебезнеке, халкыбызның милли спорт төре. Егетләребез аның белән шөгыльләнергә тиеш, - диде ул.
Иң-иң көрәшче егетләрне алда тагын да зуррак бәйге - беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына 14-16 апрель көннәрендә үзебездә узачак көрәш турниры көтә. Егетләребез анда атаклы көрәшчеләребезгә лаеклы алмаш икәнлекләрен җиңүләре белән раслар дип ышанабыз.
Зәет Шәйхәйдәров, Татар Суыксуы мәктәбе, бәйгедә 50 кг га кадәр көрәшчеләр арасында III урынны яулады: Мин 1нче сыйныфтан ук көрәшәм. Ярышка килгәндә, җиңәм, дип ышанып килдем. Командага эләгеп булырмы - белмим, әмма иң зур ярышларның берсе булган Шәймиев кубогына бәйгедә катнашырга теләк һәм өмет бар.
Раббани Нургалиев, Актанышның 1нче мәктәбе, 60 кг га кадәр көрәшчеләр арасында батыр калды: Әтием - районда танылган көрәшче, 5 яшьтән мине Сабантуйда мәйдан эченә көрәшкә кертеп җибәрә иде инде. Әти абыйларыма да, миңа да нинди алымнар белән көрәшергә, үзеңне нинди формада тотарга, ничек тукланырга - барысын да өйрәтүче. Зур абыем Руслан - бик күп тапкырлар республика, Рәсәй һәм дөнья чемпионы булды, атказанган физик культура хезмәткәре, спорт остасы. Мин дә абыема охшарга тырышам, әтиемә лаеклы алмаш, үзебезнең районыбызда спорт-көрәш серләрен өйрәтүче тренер буласым килә. Күп тапкырлар район, республика бәйгеләрендә батыр калдым. Ә март ахырында Казанда узган Рәсәй беренчелегендә I урынны алуым белән нык горурланам. Әти-әниемә мине шундый зур спорт ярышларында катнашырлык итеп тәрбияләп үстергәннәре өчен зур рәхмәт.
Рузил Ганиев, Әлмәт шәһәрендә балаларны көрәш серләренә төшендерә: Ялгышмасам, район башлыгы призына тәүге ярышлар 2000 еллар тирәсендә оештырыла башлады. Минем үземә дә анда катнашу бәхете эләкте. Мурат Әмирханов белән көрәшеп, ул - I, мин II урынга ия булган идек. Элек район беренчелегендә бер авырлык категориясенә 30ар кеше була, аны отар, командага эләгер өчен нык тырышырга кирәк иде. Бигрәк тә, яңа көрәшә башлаган балалар өчен мөһим ярыш бу, күп тәҗрибә туплый алар монда. Әлмәттә әле андый ярышлар оештыра алмыйбыз - бары 3-4 авылда гына тренировкалар үткәрә башладык, тренерлар җитми. Әмма әкренләп алга барабыз. Мин Әлмәттә балалар белән инде 7 ел көрәш түгәрәге алып барам. Шәймиев кубогына узачак ярышка укучыларымны алып килергә җыенам.
Район башлыгы призына көрәш бәйгесендә батыр калганнар:
Ришат Мәрданов (Пучы), Илдар Нургалиев (Актанышның 1нче мәктәбе), Дамир Рузибаев, Салават Гыйлемов (Пучы), Заһит Шәйхәйдәров (Татар Суыксуы), Михаил Курмашев, Ленар Хәсбиев (кадет мәктәбе), Айнур Мирзаянов, Денис Муллахмәтов (2нче мәктәп), Раббани Нургалиев (1нче мәктәп), Айдар Шәмсиев (Иске Кормаш), Фәндүс Хуҗин, Ринат Камалов (техникум). Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады командасы - I, Иске Кормаш - II, Такталачык команадасы III урынны яулады. Урта мәктәпләр арасында Пучы һәм Актанышның 1нче мәктәбе - I, кадет мәктәбе III урында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев