Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Көрәш рухы аның канында

Данлыклы көрәшчеләр нәселеннән ул. Үзенең баһадирлары белән еракларга таныш Әлем җирлегендә туып үскән. Күп яшьләргә маяк булган, милли гореф-гадәтләребезне саклап,яңа буынга физик белем һәм тәрбия бирүче Ришат Нургалиев күптән түгел Татарстан Республикасының атказанган остазы исеменә лаек булды. - Ришат абый, бераз яшьлек хатирәләре, көрәш мәйданына беренче адымнарыгыз белән таныштырып үтсәгез...

Данлыклы көрәшчеләр нәселеннән ул. Үзенең баһадирлары белән еракларга таныш Әлем җирлегендә туып үскән. Күп яшьләргә маяк булган, милли гореф-гадәтләребезне саклап,яңа буынга физик белем һәм тәрбия бирүче Ришат Нургалиев күптән түгел Татарстан Республикасының атказанган остазы исеменә лаек булды.

- Ришат абый, бераз яшьлек хатирәләре, көрәш мәйданына беренче адымнарыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.

- Гаиләдә без 4 малай, 1 кыз үстек. Көрәш серләренә олы абыебыз Фирдинанттан үрнәк алып төшенә башладык. Дүрт малай- дүртебез дә көрәштек. Мәктәптә укыган елларда беренче остазым Фирдәвис Әхмәтов җитәкчелегендә 1 ел шөгыльләнеп, районда - I, республикада IV урынны алуга ирештем. Ижау шәһәрендә эшләп, Роберт Әхәт улы кул астында ирекле көрәш серләренә төшенеп, армия сафларына киткәнче үк Актаныш сабантуенда яшьләр арасында абсолют батыр калдым. Хәрби хезмәт чорында да көрәшне ташламадым, классик көрәштә III урынга ия булдым. Армия сафларыннан кайткач, Актанышта "Игенче даны" газетасы призына узган бил алышуда 70 килограммга кадәргеләр арасында батыр калдым. Әмма, нигәдер, ул елны мине республика күләмендә узган ярышларга алып бармадылар.

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 18 ноябрь, 2011 91 (9633) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев