Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кубок янә бездә калды

20 апрель көнне "Иман" спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды. Районның гына түгел, Татарстан милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел XIII тапкыр уздырылды. 13 саны күпләр...

20 апрель көнне "Иман" спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды.
Районның гына түгел, Татарстан милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел XIII тапкыр уздырылды. 13 саны күпләр өчен бик куркыныч тоелса да, алга китеп булса да әйткәндә, шөкер, якташыбызның кубогы янә бездә калды. Билгеле ки, көрәшчеләребез өчен намус эше ул. Нинди келәмдә генә булмасын: үзеңдәме, кунактамы, төп максат - җиңү, остазларның ышанычын аклау, район данын саклап калу. Хәер, мәгълүм ки, бер җиңү дә җиңел бирелми.
Турнирны тантаналы рәвештә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.М.Камаев ачып җибәрде. Шулай ук биредә спорт өлкәсендә танылган шәхесләр - ТР милли көрәш федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Р.Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле А.Габдуллин һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
Еллар дәвамында үз хуҗасын үзгәртмәгән төп бүләк- кубокны үз итү теләге белән 3 келәмдә, Татарстан һәм Башкортстанның төрле районнарыннан килгән 46 команда - 500гә якын көрәшче бил сынады. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, бәйгечеләр саны елдан-ел арта. Димәк, турнирның географиясе дә үсештә дигән сүз бу.
Бәйгеләр 36 килограммнан алып 70 килограмм үлчәү авырлыгына кадәр барды. Актаныш көрәшчеләреннән турнирда 36 килограммга кадәргеләр арасында А.Бакировка тиңнәр булмады. 40 килограммга кадәргеләр арасында А.Гобәев - IV, 43 килограмм үлчәү авырлыгында И.Сәфиуллин- III, 46 килограмм үлчәүдә А.Кәримов - II, 50 килограммда А.Валемов IV урынны яуладылар. Команда нәтиҗәләренә килгәндә исә, абсолют җиңүче булып, әйтеп узганча, Актаныш баһадирлары танылды, ягъни тәкә янә безнеке. Мамадыш - II, Кукмара- III, Биектау көрәшчеләре IV урында. Киеренке төс алган баһадирлар ярышында сыналган җиңүчеләр саллы гына акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
Шөкер, әле бу гына түгел, 23 апрель көнне районга җиңү бүләк иткән көрәшче һәм аларның остазларын Фаил Мисбах улы Камаев та аерым хөрмәтләп үтте. Әлеге очрашуда ул батырларга, алдагы бәйгеләрдә дә татлы җиңү мизгелләрен теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев