Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Кыш Бабай призына спорт ярышлары

Спортсөяр укучылар өчен Кыш Бабай призына багышланган ярышлар - кышкы каникулларның аерылгысыз өлеше. Авыл мәктәпләрендә дә, район үзәге спорт объектларында да бәйрәм ялларының буеннан-буена гөрләде алар. 4 Бәйгеләр 3 гыйнвар көнне бадминтон уены белән башланып китте. Урыннар район үзәге һәм авыл җирлекләреннән килгән 79 катнашучы арасында чыгарылды. Җиңүче исемен бу...

Спортсөяр укучылар өчен Кыш Бабай призына багышланган ярышлар - кышкы каникулларның аерылгысыз өлеше. Авыл мәктәпләрендә дә, район үзәге спорт объектларында да бәйрәм ялларының буеннан-буена гөрләде алар.
4 Бәйгеләр 3 гыйнвар көнне бадминтон уены белән башланып китте. Урыннар район үзәге һәм авыл җирлекләреннән килгән 79 катнашучы арасында чыгарылды. Җиңүче исемен бу ярышларда Яңа Әлемнән Алинә Әгъләмова, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Айзилә Нуруллина, Нияз Галимуллин, Илнур Галиев, Азамат Рахманов; яшьләрдән Илнар Ибнеев һәм Мария Фәтхиева, Артур Хуҗин (Яңа Әлем) яуладылар.
4 Шушы ук көнне Балалар иҗат үзәгендә яшь шахматчылар җыелды. "БлагоДарение" хәйрия фонды призына район мәктәпләреннән 83 укучы көч сынашты. Илдан Саматов, Азалия Шәйморатова, Рамис Насрыев, Алинә Габдуллина, Мансур Закирьянов, Таһир Хөрмәтуллин, Фирүзә Нәбиева һәм Иске Байсардан Ильяс Мирзамәхмүдов иң көчле уенчылар сафын тулыландырдылар. Барлык җиңүчеләр фонд бүләкләренә ия булды.
4 Шахматчыларыбыз ялларны шахмат өстәле артында ярышларда катнашып һәм җиңү арты җиңү яулап уздырдылар дисәк тә дөрес булыр:
4 гыйнвар көнне Мөслимдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә узган традицион районара шахмат турнирында кечкенәләрдән Раяна Латыйпова һәм Данияр Латыйпов җиңүче исеме белән кайттылар. Зурлардан Ригинат Нуриәхмәтов - I, Таһир Хөрмәтуллин II урын яулап, Илдан һәм Илзир Саматовлар, шулай ук, бүләкләнеп кайттылар.
4 Чалманарат авылында 6 гыйнварда узган Яңа ел турнирында исә Саматовлар гаиләләре белән чемпион булып кайтканнар. Кечкенәләр арасында нәни Илдан, мәктәп укучылары арасында Илзир, зурлар арасында гаилә башы Илназ һәм шашка уеннарында Гөлия ханым - барысы да I урын ияләре.
4 7 гыйнвар көнне Азнакай шәһәрендә "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы оештырган зур турнирда Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Җәлил, Әлмәт, Октябрьский яшь шахматчылары белән актанышлылар да көч сынашты. Кыска вакытлы блиц-уен рәвешендә барган ярышта Фирүзә Нәбиева III урынга ия булды. Шулай ук, Әминә Габдуллина, Данияр Латыйпов, Мансур Закирьянов, Әмир Акмалов та әйбәт чыгыш ясадылар, дип бәя бирде остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов.
4 Милли татар-башкорт көрәше 5 гыйнварда Актаныш универсаль спорт залында үтте. 93 яшь көрәшче 14 категориядә көчен сынады монда. Келәм батырлары булып үз авырлык үлчәүләрендә Актанышның 1 нче мәктәбеннән Илфат Газизов, Муса Әнвәров, Искәндәр Басыйров, Айнур Мирзаянов, Раббани Нургалиев; Пучыдан Раил Имамов, Илназ Шәмсиев; кадет мәктәбеннән Илдар Нургалиев; Татар Ямалыдан Галинур Харисов, гимназиядән Заһит Шәйхәйдәров; Богадыдан Ралиф Корбангалин; Такталачыктан Марсель Ханов, Теләкәйдән Фарис Хуҗин һәм Меңнәр мәктәбеннән Данис Камалов танылды. Бәйгенең иң яшь көрәшчесе - Кировтан Роберт Заһировка һәм җиңүгә омтылыш өчен Актанышның 1 нче мәктәбеннән Әмир Сираевка билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, якташыбыз Искәндәр Мортазин акчалата призлар тапшырды.
4 7 гыйнвар көнне оештырылган өстәл теннисы ярышларында 52 теннисчы катнашты. Иң-иңнәр булып үз яшь категорияләрендә Камилә Гәрәева, Данил Харисов, Әлфия Әбсәхова, Рамис Закиров, Камилә Шиһапова, Булат Шәкүров, Сөмбел Шәйхразыева, Илназ Сәрвәров, Камил Мөхәмәтдинов, Юлия Шәйгәрданова танылды. Зурлар арасында бу мәртәбәле исемгә Урал Мөхәмәтдинов һәм Альбина Гыйндуллина ия булды.
4 Дзюдо буенча традицион Раштуа турниры Яшел Үзән районында 8 гыйнвар көнне узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Киров кебек зур шәһәрләрдән, Удмуртия, Мари-Эль республикаларыннан җыелган яшь көрәшчеләр арасында Актаныш егете Ринат Садретдинов үз авырлык үлчәвендәге 35 көрәшче арасында III урынны яулап кайтты. Остазы - Шамил Әхмәтов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев